Укытучылар көне белән котлау!

Хөрмәтле хезмәттәшләр, укытучылар, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Укытучы – горур исем , тормышта иң лаеклы кешеләр генә бу исемне йөртә. Нәкъ менә Сез Казан ДАУ студентларында булган талантларны ачасыз, аларга тормышта үз юлын табарга ярдәм итәсез, инновацион белем бирү методикаларын һәм технологияләрен уңышлы гамәлгә кертәсез, белем бирү сыйфатын күтәрү өстендә эшлисез, уңай нәтиҗәләргә ирешәсез. Университетыбызның киләчәге сезгә бәйле. Сез студентларны мөстәкыйль фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә һәм үз сайлау өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә өйрәтәсез.

Һөнәргә тугрылык, зирәклек һәм сабырлык, студентларга игътибарлы мөнәсәбәт һәм укытырга гына түгел, даими рәвештә яңа белем бирү технологияләрен үзләштереп, укырга әзер булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Барлык башлангычларыгызда да уңышлар һәм рәхмәтле укучылар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек!

Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев

Translate