“УНИКС” мәдәни-спорт комплексында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Студентлар язы-2021» фестивале узды

4 майдан 6 майга кадәр “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Студентлар язы-2021» студентлар фестивале узды.

Казан ДАУ студентлары бу чарада актив катнаштылар.

Алар 8 номинациядә ярыштылар: «Вокал, «Бию», «Инструменталь», «Театр», «Оригиналь жанр», «Журналистика», «Видео», «Мода һәм арт».

Ә 22 майда гала-концертта фестиваль лауреатлары билгеле булды. Алар арасында, әлбәттә, безнең студентлар да бар иде.

Бию юнәлешендә «Jogy crew» коллективы 3 нче урынны алды.

Театр юнәлешендә СТЭМ «Санта-барбара» номеры белән 3 урын.