Университет хезмәткәрләре Иннополис университетында укуларын тәмамладылар

2019 елның 15 ноябрендә «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында, өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча – «CDO (Chief Data Officer) — мәгълүматка нигезләнгән идарә» программасы буенча укулар тәмамланды.

Уку кысаларында хезмәткәрләр цифрлы трансформация өлкәсендә компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән көндезге һәм дистанцион курс уздылар. It-белгечлекләр, Big data, цифрлы икътисад, мәгълүмати куркынычсызлык белән идарә итү буенча белем алдылар, һәм зур проект эше башкардылар.

Цифрлы авыл хуҗалыгы төркемендә өч проект эшләнде:

  1. «AnimalNET» терлекчелек комплексын цифрлаштыру.
  2. Бөртекле культуралар җитештерүнең технологик процессын цифрлаштыру.
  3. Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү процессларын цифрлы трансформацияләү. Әлеге проект Казан ДАУ машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасының өлкән укытучысы Рәис Фәрит улы Сабиров җитәкчелегендә эшләнде.

Әлеге проектлар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы рәислек иткән конкурс комиссиясе каршында тәкъдим ителде.

Проектлар югары бәяләнде һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Азат улы Җаббаровка тәкъдим ителәчәкләр.