Университетта «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсы уза

Бүген Казан дәүләт аграр университеты мәйданчыгы үз базасында авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында үткәрелгән АгроНТИ-2020 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашучыларны кабул итә.

Конкурс 25-27 сентябрьдә узачак. Укучылар 4 номинация буенча көч сынашачак: Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратлары, автомат идарә системалары); Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең электрон автоматлаштырылган системалары); Агрокосмос (космик фотоларны һәм авыл хуҗалыгын цифрлаштыруда веб-ГИС технологияләрен куллану); Агрометео (һава торышын фаразлау, һава архивын булдыру, аналитика).

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлеге Казан ДАУ рәсми сайтында (kazgau.ru) һәм Конкурс сайтында (kids.agronti.ru) эленәчәк. Конкурста җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк (һәр номинациядә 5 җиңүче).

Конкурс инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф Департаменты, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКның Цифрлы үсеш һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты ярдәме белән үткәрелә.

Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларында укучыларны милли технологик инициативаның технологик приоритетлары, шул исәптән авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр куллану, АПКны роботлаштыру, авыл хуҗалыгында пилотсыз очкычлар куллану буенча эшкә җәлеп итү. Конкурс укучыларның иҗади потенциалын, шулай ук аларның башлангыч һөнәри юнәлешен тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Конкурсны уздырганда санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлде.

Чараның рәсми сайты: http://kids.agronti.ru/