Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе хезмәткәрләрен укытуны үткәрделәр

7 апрельдә декан Гафиятов Р.Х. җитәкчелегендә урман хуҗалыгы һәм экология Факультеты укытучылары һәм Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә ябык тамыр системасы һәм in vitro утырту материалын үстерү буенча Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе хезмәткәрләрен укыту үткәрделәр. «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләренең эш тәҗрибәсе кунакларда яхшы тәэсир калдырды.