Ватанны саклаучылар көне белән котлау!

Хөрмәтле коллегалар, укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

23 февраль – батырлык, хәрби һәм гражданлык намусына ия булган, көн саен реаль эшләр белән үз Ватанына тугрылыкларын һәм ихлас мәхәббәтен раслаучы чын патриотлар бәйрәме.

Казан дәүләт аграр университеты икенче Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар, сугышчы-интернационалистлар, илебездән читтә үз бурычларын үтәгән сугышчылар истәлеген кадерләп саклый. Безнең һәркайсыбыз, үз һөнәри бурычын намус белән үтәп, якын кешеләрнең тынычлыгын саклап, университетыбыз файдасына эшләргә, Татарстан һәм Россиянең иминлегенә, чәчәк атуына, фәнни-техник һәм кадрлар потенциалын арттырып, Ватанны саклауга үз өлешен кертә.

Бу кыю, батыр кешеләрнең бәйрәме тыныч һәм шатлыклы булсын! Йортларыгызга, гаиләләрегезгә, күңелләрегезгә тынычлык телим һәм Ватаныбыз өстендә тыныч күк йөзе булсын!

Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р.

Translate