XIII Бөтенроссия авыл спорт уеннары
🔸26-31 июльдә Омск шәһәрендә XIII Бөтенроссия авыл спорт уеннары узды. Икътисад институтының Б 301-02 төркеме студенты Николаева Индира Татарстан командасы өчен чыгыш ясады һәм кул көрәше категориясендә шәхси зачетта 2 нче урынны алды.
Без студентыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.