«Ягез әле, кызлар» спорт бәйрәме.

2022 елның 3 мартында Казан дәүләт аграр университетының спорт комплексында Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган «Ягез әле, кызлар» спорт бәйрәме узды. Чарада кызларның җыелма командалары катнашты: механикалаштыру һәм техник сервис институты, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, икътисад институты. Спортчылар түбәндәге төрләрдә көч сынашты: волейбол, өстәл теннисы, дартс, боулинг һәм эстафета. Ярыш нәтиҗәләре буенча мактаулы беренче урынны икътисад институты командасы алды; икенче урында – урман хуҗалыгы һәм экология факультеты; өченче урында – агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты.

Кызларны котлыйбыз, спортта һәм укуда уңышлар телибез!

Translate