«Ягез әле, кызлар!»

12 март көнне Казан ДАУның спорт залында Бөтендөнья хатын-кызлар көненә, ИМиТСның 70 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ягез әле, кызлар» Казан ДАУ студентлары арасында ярышлар узды. Алар өстәл теннисы, волейбол, дартс, боулинг һәм эстафеталарда көч сынаштылар.

1 урынны икътисад Институты җыелма командасы яулады, 2 урында – Агрономия факультеты студентлары, ә бронза медальне ИМиТС алды.