Яраткан эшенә тугрылык яшь белгечкә Татарстанда ак күгәрекле уникаль сырлар җитештерүне җайга салырга ярдәм итте

Бүген безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының герое танылган шәхес түгел, ә яраткан эшенә тугрылыгы, бай тәҗрибәсе һәм югары профессиональлеге белән хөрмәт яулаган чын хезмәтчән турында язабыз. Ул – яшь сырчы Александр Вячеславович Афанасьев, тумышы белән Татарстанның Буа районының Әлши авылыннан. Александр республиканың Кама Тамагы районында үз технологиясе буенча «Камамбер» һәм «Бри» ак күгәрекле сырлар җитештерелә торган сыр заводында баш технолог булып эшли.

Сыр җитештерү турында яшь белгеч сәгатьләр буе сөйли ала. Сыр ясау аның өчен яраткан эшенә әверелде. Тик ул аңа башта ук килмәгән. 2011 елда Казан аграр университетының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын тәмамлый һәм үз районына белгечлеге буенча эшкә кайта.

«2014 елда санкцияләр кертелгәннән һәм Европадан сырлар кертүне тыйдылар. Ак күгәрек белән сырлар җитештерә башладык. Эш процессында Ярославль өлкәсенең Углич шәһәрендә сырлар җитештерү буенча укыдым. Россия базарында Ак күгәрекле сырлар булмау сәбәпле, аларны җитештерү технологиясен өйрәнү белән шөгыльләндем, — дип сөйли Александр. – Эш барышында сыр җитештерү өчен кирәкле Россия һәм Европа технологиярен өйрәндем. Тәҗрибә юлы белән нәкъ менә Россия базарында кирәкле оптималь рецептураны чыгардык. Европа аналогларына туры килә торган сыйфатлы продукт җитештерү өчен, сырлар өчен чималның сыйфатын башыннан – сөт җитештерүдән үк күзәтеп тора башлау турында карар кабул иттек. «Кече Мәрәтхуҗа» СЖПК белән тыгыз хезмәттәшлек башланды, сыерларны тоту, ашату, саву һәм аны киләчәктә эшкәртү өчен сөт саклау нормалары һәм стандартлары язылды».

Сыйфатлы чимал алып, «Камамбер» сырын җитештерүне җайга салганнар. Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә продукт барлык катнашучыларның һәм экспертларның югары бәясен алган. Бүген сырлар Метро, Лента, Ашан кебек федераль һәм төбәк челтәрләрендә бар.

Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, Александр Афанасьев хәзерге вакытта Европа аналогларының әче сөт, югары аксымлы продукциясен эшләү белән шөгыльләнүен әйтте. Моннан нәрсә килеп чыгасын, без якын арада күрә алачакбыз.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте