Ясалма интеллект буенча Innopolis Open олимпиадасы турында
Университет 2015 елдан башлап информатика, математика, мәгълүмати куркынычсызлык һәм робототехника профильләре буенча Innopolis Open халыкара олимпиадасын (алга таба – Олимпиада) үткәрә. Ел саен олимпиадада дөньяның 30 иленнән 10 меңнән артык укучы һәм студент катнаша. 2020/2021 ел сезоныннан башлап олимпиаданың оештыру комитеты яңа профиль башлап җибәрә – ясалма интеллект.
Олимпиаданың төп максаты – бу юнәлеш буенча төрле белгечлек студентларында белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук бу өлкәдә талантлы студентларны ачыклау һәм аларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү.
Иннополис университеты «Профильле дисциплиналарны укытуда Цифрлы технологияләр» һәм «НТИның «Робототехника һәм мехатроника компонентлары» технологик консорциумы» программалары буенча Консорциумнарда катнаша һәм Россия югары уку йортларының 1-2 курс студентларын Олимпиадада катнашырга чакыра.
2020 елның 20 декабренә кадәр студентлар өчен Олимпиадага теркәлү ачылды. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://ioai.innopolis.ru/.