«Яшь фән: ачышлар траекториясе»: Саратовта Идел буе федераль округының яшь галимнәренең стратегик сессиясе узды

18-19 мартта Н.Г. Чернышевский исемендәге Саратов милли тикшеренү дәүләт университетында Идел буе федераль округының яшь галимнәренең «Яшь фән: ачышлар траекториясе» стратегик сессиясе узды. Оештыручылар – Саратов университеты, Россия классик университетлары ассоциациясе һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә фән һәм мәгариф өлкәсендә яшьләр эшләре буенча Координацион совет. Стратегик сессиядә Казан ДАУның яшь галимнәре катнашты.

Пленар утырышны фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректор А.А. Короновский ачты: «Безнең эшнең максаты – яшь галимнәрнең карьера траекториясен төзү буенча ориентирларны һәм инструментларын билгеләү. Сессиянең программасы фәндә карьера төзү перспективалары, идеяне фәнни нәтиҗәгә җиткерү, фәнни журналларда бастырып чыгару эшчәнлеге, грантлар әзерләү һәм тормышка ашыру этаплары карала торган белем бирү өлешен үз эченә ала. Эксперт дискуссияләре компетенцияләрне булдыру һәм бәяләүгә, шулай ук аспирантураның төп тикшеренү компетенцияләрен формалаштыруның төп инструменты буларак программаларына багышланган».

Катнашучыларга видео мөрәҗәгать белән Идел буе федераль округы Ректорлар советы рәисе, ННГУ Президенты Р.Г. Стронгин чыгыш ясады. Ул фәнни өлкәне сайлаган яшь белгечләргә мөрәҗәгать итте: «Фән –барлык өлкәләрдәге эшчәнлекнең иң мөһим нигезләренең берсе. Аның яшәеше һәм алгарышы өчен креатив тикшеренүчеләрнең яңа буыны кирәк. … Нәтиҗәләргә ирешү өчен тырыш хезмәт һәм күп нәрсәдән баш тарту кирәк. Киң әзерлек, мохит һәм зирәк остаз кирәк. Сез үз фәнни мәктәптәбегездә әһәмияткә ия булганчы, башта үз укытучыгызның танылган мәктәбендә үсәргә кирәк».

Сессия эшенең ике көне дәвамында мастер-класслар, эксперт дискуссияләре, профильле digital-секцияләр һәм фәнни стендап үткәрелде. Спикерлар, модераторлар һәм экспертлар Идел буе федераль округы мәгариф һәм фән оешмаларының, Координацион советның әйдәүче галимнәре, «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсында җиңүчеләр («фән» белгечлеге), Россиянең классик университетлары ассоциациясе экспертлары, яшь галимнәр – Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф өлкәсендә Яшьләр эшләре буенча Координация советы әгъзалары чыгыш ясады.