«Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының региональ этабы

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Яшь фермер” халыкара бизнес-уенының төбәк этабын уздыра.

Уен яшьләрне авыл хуҗалыгы җитештерүен булдыруга һәм үстерүгә, авыл территорияләренә ярдәм итүгә һәм авыл яшьләренең фермер хуҗалыгын һәм авыл хуҗалыгы кооперативын оештыру мөмкинлекләре турында белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән бизнес-проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру процессына җәлеп итү максатында үткәрелә.

Уенда мәктәп укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары, югары уку йортлары студентлары, магистрантлары һәм аспирантлары; шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару тәҗрибәсе булган яшь кешеләр, агросәнәгать комплексы өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручы эшмәкәрләр (14 яшьтән алып 35 яшькә хәтле 5 кешегә кадәрге команда) катнаша ала.

Бизнес-проектлар түбәндәге өстенлекле юнәлешләр буенча карала: терлекчелек, үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы кооперациясе, агротуризм, ландшафт дизайны, АПКдагы it-проектлар.

Уен дүрт этапта узачак (читтән торып республика этабы, турыдан-туры республика этабы, халыкара читтән торып этап, халыкара турыдан-туры этап Мәскәү шәһәрендә).

Читтән торып региональ этапта катнашу өчен, нигезләмә нигезендә, документларның тулы пакеты булган гаризалар 2020 елның 22 маена кадәр amo-rt@mail.ru электрон адреска кабул ителә.