Яшь фотографлар өчен “Сүрәт” республика конкурсы

2021 елның 9 ноябреннән 9 декабренә кадәр Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы “Татарстан республикасының иҗади яшьләр академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы һәм “RE’ACTOR” Арт-резиденциясе белән берлектә яшь фотографлар өчен “Сүрәт” республика конкурсы  (“Этнобъектив” (этнофотокросс) республика акциясе) тормышка ашырыла.

Конкурсның максаты – яшьләр арасында экстремизмны профилактикалауның бер шарты буларак Татарстан Республикасы яшьләре белән милләтара хезмәттәшлекне һәм мәдәниятара диалогны үстерү буенча уртак эшне оештыру.

Конкурс республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар «Архитектура», «Йөзләр», «Яңа мәдәният», «Стрит-фотография» номинацияләре кысаларында үзләренең игътибарын халыклар һәм этносларның уртак һәм мәдәни үзенчәлекләренә юнәлтәр.

Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь, креатив, иҗади эшлеклеләр катнаша ала. Мастер-классларга һәм катнашучыларның эшләрен бәяләүгә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән профессиональ фотографлар җәлеп ителәчәк.

Конкурсның заявка кампаниясе 2021 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга конкурс сайтында анкета тутырырга кирәк http://reactor-art.ru/suret һәм сайлап алынган номинация буенча 3тән дә арттырмыйча фотосурәт беркетергә.

Translate