“Яшь гаилә” Клуб-шәһәрчеге ” проектына старт бирелде

22 сентябрь көнне «Тулпар» спорт үзәге базасында «Яшь гаилә «Клуб-шәһәрчеге» проекты эш кысаларында «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең 1-4 курс студентлары һәм яшь парлар өчен оештыру чарасы уздырылды. Чакырылган белгеч психолог Э.А. Кузнецова дәресләр циклының эчтәлегенә кыскача анонс һәм темалар исемлеген тәкъдим итте. Вакытны файдалы үткәрү теләгеннән студентлар пары өчен тренинглар, укыту дәресләре, гаилә булдыру этаплары турында әңгәмәләр, арт-терапия алымнары һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла.

Тематик колач түбәндәге исемлекне үз эченә ала: гаиләнең рухи һәм мәдәни өлеше, балаларны тәрбияләү һәм гаилә традицияләрен буыннан-буынга тапшыру, гаилә мөнәсәбәтләрен даими ныгыту күнекмәләре, гаиләдәге һәр әгъзаның шәхси киңлеге һәм үсеше, гаиләдәге спортның роле, гаилә бюджеты, гаилә әгъзаларының бурычлары, хобби, конфликтлар һәм катлаулы хәлләрдән чыгу, гаилә кризисы, балалар һәм аларны тәрбияләү һ. б.

Translate