Яшь Гвардия вәкилләренең Казан ДАУ активистлары белән очрашуы
2022 елның 22 мартында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» яшьләр оешмасы Казан ДАУ студентлары белән очрашу үткәрде.
Көн тәртибендә Маяковский урамы 24а адресы буенча урнашкан Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен әйберләр җыю буенча гуманитар штаб эшен оештыру мәсьәләсе торды.
Әлеге тема буенча фикер алышу безнең студентларда зур кызыксыну уятты.
КДАУ студентлары «Яшь Гвардия» оештырган гуманитар штаб эшенә кушылырга карар кылдылар. Волонтерлар төркеме Татарстанда битараф булмаган кешеләрдән китерелеп җыелган әйберләрне төргәкләүдә даими нигездә ярдәм итәчәк.
Шулай ук очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Казан дәүләт аграр университеты Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очрашуда беренчеләрдән булып республика гуманитар штабы эшен оештыруда зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар штаб көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр Маяковский урамы 24а адресы буенча эшли.