Яшьләр өчен вакансияләр: фермерларның 93% студентларны эшкә урнаштырырга әзер – Россия авыл хуҗалыгы банкы белешмәсе

Россия авыл хуҗалыгы банкы сораштырган фермерларның күпчелеге (92,7%) агро уку йортлары белән башка уку йортлары студентларының аларга эшләрендә булышуы белән кызыксыналар. Шул ук вакытта һәр өченче эшкуар тулы пансион (трансфер, яшәү, туклану) бирергә һәм хәтта хезмәт хакын түләргә әзер.

Шулай ук аграрийларның 30% ы студентларга яшәү өчен бүлмәләр бүлеп бирә һәм аларны кайнар ризык белән тәэмин итә ала. Бары 15% гына укучыларга кыйммәтле тәҗрибә бирә, дип саный, ә барлык чыгымнар да алар хисабына үтәлергә тиеш. Тагын 10% тулы пансион бирергә әзер, әмма хезмәт хакы түләмичә.

«Студентларның, әлбәттә, фермерларга караганда тәҗрибәсе азрак, яки бөтенләй юк, әмма еш кына алар күбрәк мотивацияләнгән һәм яңа белемнәр һәм күнекмәләр алуга йөз тоткан. Кырда эшләү – үз тәҗрибәңдә ничек фермер булуыңны белү өчен менә дигән мөмкинлек. Кемдер, бәлки, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә баш тартыр, чөнки эш җиңелләрдән түгел. Күбесе исә моның ни дәрәҗәдә табышлы һәм кызыклы бизнес булуына инанып калачак», – дип билгеләп үтә Россия авыл хуҗалыгы банкының финанс технологияләрен үстерү үзәге директоры Елена Батурова.

РАХБ тикшеренүләре буенча, фермерларның 75% ы студентларга даими эш тәкъдим итәргә әзер. Шул ук вакытта 66% өчен нинди курс укучысының аларга эшкә урнашырга килүе әһәмияткә ия түгел. 15% өлкән курс һәм чыгарылыш курс студентларына өстенлек бирә.

Сорашуда катнашучыларның яртысына якыны (46,3%) укучыларга сезонга эш тәкъдим итә, һәр өченче фермерга бер елга һәм аннан күбрәк эшче куллар кирәк. Бары 12%-ы гына студентларны чәчү һәм уңыш җыю чорында ярдәмчеләр сыйфатында күрә.

«АГРОСӘНӘГАТЬ» комплексы көчле адымнар белән үсә, күп кенә яңа һөнәрләр барлыкка килә, кадрларга ихтыяҗ арта. Икътисадның башка өлкәләреннән «баш мие агуы» һәм аларның авыл хуҗалыгына күчүе гаҗәп тә түгел, анда хезмәт хаклары конкурентлыкка сәләтле була башлады. Бу тармакны баета, аны тагын да алга киткән һәм заманча итә.

Шул ук вакытта АПКның  «атом – төш электораты» – ул  тармакны сайлаган һәм аның белән үз киләчәген, үз амбицияләрен һәм хыялларын бәйләргә әзер агро югары уку йортлары студентлары. Аграр белем бирүне үстерүгә ярдәм итеп, РАХБ-ы финанслау һәм цифрлы сервислар ярдәмендә «партадан кырга кадәр» студентларга ярдәм итү буенча тулы бер инфраструктура булдырды, ул университет аудиторияләрендә белем үзләштерергә һәм аларны агрохолдингларда һәм фермаларда практикада уңышлы кулланырга ярдәм итә», — ди Елена Батурова. 

«Россия авыл хуҗалыгы банкы» ААҖ – Россия агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтү буенча Милли кредит-финанс системасының нигезе. Банк 2000 елда төзелгән һәм бүген илнең агросәнәгать комплексының төп кредиторы булып тора, активлар һәм капитал күләме буенча илнең иң эре һәм тотрыклы банклары, шулай ук Россиянең иң эре банкларының ышанычлылык рейтингы лидерлары арасына керә.

Translate