«Яшьләр фәне – аграр җитештерүне инновацион үстерүгә» вебинары
2022 елның 8 февралендә Казан ДАУ аспирантлары, яшь галимнәр, профессор-укытучылар составы Саратов дәүләт аграр университеты базасында узган Россия фәне көненә багышланган «Яшьләр фәне – аграр җитештерүне инновацион үстерүгә» мәгълүмати-гамәли вебинарында катнаштылар.
Вебинар программасы пленар өлешне, мәгълүмати-гамәли вебинарның эшен, түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышуны күздә тота: яшь галимнәрнең фәнни тикшеренүләренең өстенлекле юнәлешләре; университетлар арасында фәнни мәктәпләрнең хезмәттәшлеге; гаризалар әзерләү һәм яшь галимнәр өчен грантларда катнашу тәҗрибәсе.
Вебинар барышында Казан ДАУ яшь галимнәр советының эш нәтиҗәләре турында доклад белән аның рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы чыгыш ясады.