«Яз кызы – 2020»

2020 елның 11 мартында Казан ДАУның 1А, 1Б тулай торакларында ел саен үткәрелә торган «Яз кызы – 2020» конкурсы узды.

Конкурста 7 катнашучы визит карточкаларын тәкъдим иттеләр: интеллектуаль конкурста кызыклы сорауларга җавап бирделәр, булачак әниләр ролендә үзләрен күрсәттеләр һәм иҗади сәләтләре белән таныштырдылар.

Ә Нургалиев Самат барысына да яхшы таныш җырларны башкарды.

Биремнәрнең барысын да гадел жюри күзәтте. Аның составына Казан ДАУ профкомы бухгалтеры — Хуҗина Зөлфия Кыямутдин кызы, тәрбия эшләре буенча бүлек начальнигы — Мостафин Әнәс Әмин улы, КВН Татар лигасы чемпионы — Баязитов Фаил, 1А, 1Б тулай торак тәрбиячесе — Нәфыйков Инсаф Рәфит улы керде. Конкурсның рәсми өлеше тәмамлангач, яраткан җырлары «эсселек җыры ” интерактивы игълан ителде. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык кызлар да дипломнар, чәчәкләр, бүләкләр һәм күтәренке кәеф алдылар.