Юбилей елында “Сколково” Фонды Startup Village Livestream ’20 иң зур түләүсез технологик виртуаль конференциясен үткәрәчәк

2020 елның 21 һәм 22 маенда иң зур халыкара виртуаль онлайн-only Startup Village LiveStream ’20 конференциясе узачак. Ул “Сколково”Фондының 10 еллыгына багышланган. Яңа технологияләр ярдәмендә 15 меңнән артык катнашучы иң кызыклы лекцияләр һәм сессияләрне карый, инвесторлар һәм менторлар белән очраша, шулай ук дөньяның теләсә кайсы почмагыннан реаль вакыт режимында бер-берсе белән һәм спикерлар белән аралаша алачак.

Конференция катнашучыларга 5 төп трэк тәкъдим итәчәк: Global Track, Industry track, Keynote track, Partner track һәм Investment track; эшлекле программа кысаларында катнашучылар технологик трендларга, яңа базарлар булдыруга, бизнес-модельләрне трансформацияләүгә һәм инновацион технологияләрне бизнес-практикага интеграцияләүгә багышланган 80 интерактив виртуаль сессия барышын күзәтә алачак.

Төбәк технопаркларының 39 стартапы Startup Bazaar, проектлар виртуаль интерактив күргәзмәсендә катнашачак, аның кысаларында яшь командалар прототиптан алып әзер продуктка кадәр перспектив Россия технологик эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр.

Һәр стартап үз продуктын тәкъдим итү һәм дүрт төп категориянең берсендә (IT, BioTech, Industrial Tech, Energy Tech) акчалата бүләк алу, шулай ук инвесторларны һәм партнерларны онлайн режимында, виртуаль кабинет аша — ул дөньяның теләсә кайсы почмагыннан катнашучылар һәм жюри әгъзалары өчен ачык булачак.

Startup Bazaar күргәзмәсендә шулай ук “Сколково” ның 16 төбәк технопарк-партнеры катнашачак.

Технопарклар командалары инновацион инфраструктура булдыруның уңышлы тарихын күрсәтәчәкләр, «Сколково» Фонды белән хезмәттәшлек, төбәкләрдә стартапларга ярдәм күрсәтү турында сөйләячәкләр.

Катнашу бушлай.

Сайттагы сылтама буенча кушылыгыз: https://startupvillage.ru/