Юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча лекция

2021 елның 22 октябрендә Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты студентларына юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау максатыннан “Юл хәрәкәте иминлеге“ темасына танып-белү әңгәмә-лекция үткәрелде.

Лекцияне полиция капитаны, Россия эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү (ЮХИТИ) бүлегенең пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Гыйлметдинов Ленар Камил улы үткәрде. Студентларга Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендәге аварияләр статистикасы җиткерелде. Лектор үз хезмәт тәҗрибәсеннән мисал итеп студентларга юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына һәм аларның фаҗигале нәтиҗәләре турында сөйләде. Яшьләргә тормышларын һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк төп куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр. Лекция ахырында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.