«ЖАРА» танцполы ачылды

22 сентябрь көнне Казан ДАУ 1А, 1Б тулай торагында «ЖАРА» танцполын ачу булды. Тулай торакның студентлар советы әлеге чарага әзерлек эшенә җаваплы карады. Алып баручылар тамашачыларны 2020 ел турында мәзәкләр белән җылытып җибәрделәр. Чыгыш ясаучылар барысын да үз номерлары белән сөендерделәр. Чыгышларны Анастасия Девятовская «На всю планету Земля» җыры белән башлап җибәрде. Аннары сәламләү сүзләрен тулай торак коменданты Хөсәенов Равил Камил улы әйтте. Бу чарага шулай ук тулай торак тәрбиячеләре — Нафиков Инсаф Рәфит улы һәм Гәрәев Разил Илсур улы, куркынычсызлык хезмәте начальнигы — Гайфуллин Илнур Хәмзә улы чакырылган иде. Яшь егетләр Айдар Әхмәдишин һәм Бислан Динисламов гитарада уйный белүләре белән сөендерделәр, Алексей Иванов гармунда уйнады. Ә студентлар конкурсларда катнаштылар, җырладылар. Рәсми өлештән соң дискотека башланды.

Мәдәният массакүләм сектор – Родионова Анжела (А корпус)

Мәдәният массакүләм сектор – Майоров Никита (Б корпус)