Zoom-конференции «Вопросы по online-приёму в Казанский ГАУ в 2020»

Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, 2020 елда Казан дәүләт аграр университетына кабул итү кампаниясе дистанцион форматта узачак. 2020 елның 20 июненнән укырга керү өчен гаризаны һәм тиешле документларны ике ысул белән бирергә мөмкин булачак: университетның шәхси кабинеты аша һәм бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, «вузга онлайн керү» сервисы ярдәмендә (Казан ДАУ «вузга онлайн керү» проектында катнашучы ТР бердәнбер вуз).

Абитуриентлардан һәм аларның ата-аналарыннан килгән күп санлы сораулар белән бәйле рәвештә, университетның кабул итү комиссиясе һәр пәнҗешәмбе көнне 28 майдан 25 июньгә кадәр «Казан ДАУ-2020 онлайн-кабул итү мәсьәләләре» Zoom-конференциясен үткәрәчәк. Һәр факультет/институтның әзерлек юнәлешләре, керү сынаулары, керү баллары һ. б. җентекләп каралачак.

4 июня Начало в 15:00 Институт экономики Идентификатор: 3559587835, пароль123456
11 июня Начало в 15:00 Агрономический факультет Идентификатор: 3559587835, пароль123456
18 июня Начало в 15:00 Институт механизации и технического сервиса Идентификатор: 3559587835, пароль123456
25 июня Начало в 15:00 Факультет лесного хозяйство и экологии Идентификатор: 3559587835, пароль123456

Сез Казан ДАУна бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча 1 курска керүне оештыру үзенчәлекләре турында мөһим мәгълүматны тыңлый аласыз. Кызыксындырган сорауларны бирергә һәм вебинар вакытында ук җаваплар алырга мөмкин. Вебинарда катнашу өчен интернетка керү мөмкинлеге, колонкалар яки наушниклар булырга тиеш. Вебинар башланганчы 10-15 минут калгач, сезгә сылтама буенча үтәргә кирәк, сез катнашучылар исемлеген күрерсез, алып баручының тавышын ишетерсез, аның сурәтен күрерсез (видео-трансляция). Шулай ук параллель рәвештә ВКонтакте һәм Instagram рәсми аккаунтларында трансляцияләнәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 28 майда, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Фәссахова белән вебинар узды. Онлайн-конференциядә катнашучыларның барысы да 2020 елда укырга керү буенча иң борчыган сорауларга җаваплар ала алдылар.