Зур югалту булды

25 февральдә Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Робирт Тимерхан улы Галиев 67 яшендә вафат булды.

«Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры һәм хезмәт коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Робирт Тимерхан улы Галиев безнең өчен уңышлы сәнгать җитәкчесе, талантлы педагог һәм искиткеч кеше, үзен яраткан эшенә багышлаган, хезмәттәшләренең хөрмәтен, студентлар һәм тамашачылар мәхәббәтен яулаган, татар милли мәдәнияты һәм сәнгате традицияләрен саклаган кеше буларак истә калачак.

Хушлашу тантанасы 26 февральдә 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Рәис Гәрәев ур., 62 адресы буенча урнашкан ИМТС бинасында узачак. ТР Теләче районының Максабаш авылында җирләнәчәк.