«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Яруллин Рафинат Самат улының Казан ДАУна визиты

2020 елның 7 февралендә Казан ДАУ танышу визиты белән химия фәннәре докторы, профессор, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин булды.

Университет ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы кунакны югары уку йорты эшчәнлегенең төп төрләре белән таныштырды, партнерлар белән берлектә оештырылган укыту-демонстрацион сыйныфларны, лабораторияләрне, теплицаларны күрсәтте.

Агроэкологик тикшеренүләр үзәге һәм укыту-демонстрация үзәге аеруча кызыксыну уятты. Казан ДАУның индустриаль партнеры «Органик парк» ҖЧҖ җитәкчесе Рамазанов Рөстәм Рәшит улы агробиотехнологияләр өлкәсендә уртак эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде. Агроэкологик тикшеренүләр үзәгенең фәнни җитәкчесе профессор Сафин Радик Ильясович үзәкнең структурасы, лабораторияләрдә үткәрелә торган фәнни тикшеренүләр һәм перспективалы эшләнмәләр белән таныштырды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча ике як та биотехнологияләр, агроэкология, органик авыл хуҗалыгы һәм эшчәнлекнең башка юнәлешләрендә үзара бәйләнешне көчәйтергә килештеләр.