Вертикаль яшелләндерү – ямьләндерү һәм экология!

Казан дәүләт аграр университетында «Ландшафт архитектурасы» һәм «Табигатьтән файдалану экологиясе» юнәлешләре буенча белем алучы урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары Ландшафт Инженерлары гильдиясе Президенты, география фәннәре кандидаты Алексей Саянов белән очрашты. Чакырылган кунаклар арасында «SayanGroup» ДК генераль директоры Евгений Петрук, Казан шәһәре мэриясенең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова һәм «FDT Gmbh»компаниясенең Татарстан Республикасындагы мактаулы вәкиле Виктор Попов бар иде.

Очрашу урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ренат Гафиятов белән урман тармагының таксация һәм икътисад кафедрасы доценты Радик Гыйбадуллин инициативасы буенча узды. Күзәтү доклады белән Алексей Саянов чыгыш ясады, анда Ландшафт дизайны һәм эксплуатацияләнә торган түбәне төзекләндерү өлкәсендәге заманча стандартларны яктыртты, шәһәр территорияләрен яшелләндерүдә әлеге алымнарның экологик һәм икътисади өлешен күрсәтте. Евгений Петрук тема буенча фикер алышуда катнашканда, катнашучыларны сыйфатның иң югары стандартларына җавап бирә торган югары технологияле материаллар җитештерүдә чит ил партнерларының алдынгы тәҗрибәсе белән таныштырды. Виктор Попов кулланыла торган материалларның экологик һәм куркынычсыз булуын билгеләп үтте.

Дарья Толовенкова шәһәрнең табигый-экологик каркасын проектлау һәм үстерү өчен Казан шәһәренә кирәкле кадрларга кытлык кичерүе турында борчылуын белдерде. Студентларны Казан мэриясе каршындагы иҗади төркемдә, шулай ук шәһәр проектлары өстендә эшләргә чакырды.

Очрашу җылы дустанә атмосферада узды. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентларының җәйге чорда Әлмәт шәһәрендәге «SayanGroup» ДК объектында эшләр процессында турыдан-туры катнашуы планлаштырыла, объект – «Татнефть» ААҖ баш офисы.