14 гыйнварда емханизация һәм техник сервис Институтының 213 нче аудиториясендә донор көне узачак. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге табиблары эшләячәк. Барлык катнашырга теләүчеләрне чакырабыз.
11 Гыйнвар 2021
Ректорның 2021 елның 11 гыйнварындагы 4-к номерлы боерыгы белән фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире вазыйфасына сайлаулар игълан ителде. 1. Дәгъвачылардан вакантлы вазыйфаны биләп торуга гаризалар 10.02.2021 елга кадәр кабул ителә. 2. Университетның Гыйльми советы 11.03.2021 елда түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан ш., Карл Маркс ур., 65 йорт.
11 Гыйнвар 2021
Кадерле хезмәттәшләр! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Безнең уртак команданың җаваплы, инициативалы һәм ышанычлы әгъзалары булып калуыгыз өчен һәрберегезгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Алда безне 2021 ел – фән һәм технологияләр елы көтә. Ул фән һәм мәгариф өлкәсендә күп кенә масштаблы, кызыклы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Без киләсе елны чын-чынлап якты һәм истә […]
30 Декабрь 2020
29 декабрьдә «Имән чикләвеген кышкы саклау» темасына урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Мусин Х.Г. ачык лекциясе узды. Имән чикләвеген кышкы саклауга салуда урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары, магистрлары һәм аспирантлары катнашты. Чарада безнең чыгарылыш сыйныф укучысы — Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең урман хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшчесе С.В. Денисов катнашты. Ул студентлар белән […]
29 Декабрь 2020
28 декабрьдә Казан ДАУның агрономия факультеты студенты Дмитриева Полина Андреевнага Казан шәһәре Мэры стипендиясен тапшыру тантанасы булды. Стипендия, диплом һәм истәлекле значокны Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р. тапшырды. Дмитриева П. А. «Шәһәр тирәлегендә декоратив үсемлекләрне биопозитив яклау» проекты белән җиңүче булды. Казанның яңа генераль планы проекты нигезендә, 2035 елга шәһәрдә яшелләндерелгән территорияләр мәйданын 12 […]
28 Декабрь 2020
Ял һәм бәйрәм көннәрендә дежур тору графигы ЭЦП
26 Декабрь 2020
16 Декабрь 2020
14 декабрь көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Татарстан Студентлары матурлыгы» конкурсының финалы узды. Анда Казан ДАУның Механизация һәм техник сервис институтының 2 курс студенты Иванова Яна Михайловна катнашты. Ул «Татарстан студентлары иҗат миссы» титулына ия булды. Конкурсны оештыручылар «Татарстан Республикасы Яшьләр берлеге». Янаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
15 Декабрь 2020
Казан дәүләт аграр университетында 2020/2021 еллардагы чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының яңа – «Цифрлы игенчелек» компетенциясе ачылды. Чараны Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев ачты. Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте. “Республикада беренче тапкыр «Цифрлы игенчелек» дигән яңа компетенция старт алды”, […]
14 Декабрь 2020