«На старт! Внимание! Марш!» (алга таба – Программа) преакселерация программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итәбез. Аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә «Идея» технопаркы оештыра. Программаны тормышка ашыру максаты – фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба – Фонд) программаларында катнашу өчен Татарстан Республикасыннан проект командаларын мотивацияләү, шулай ук Фонд программалары […]
15 Февраль 2020
14 февральдә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында «Казань Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективлары» яшьләр форумы узачак. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнаша. Яшьләр форумында яшь буынга “Министрлыкның […]
13 Февраль 2020
Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында 12 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А. Җаббаров агросәнәгать комплексының 2019 елгы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Доклад башында […]
13 Февраль 2020
Ректор Вәлиев А.Р.12 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» дигән түгәрәк өстәлдә катнашты һәм чыгыш ясады. Ул үз чыгышында фәнни-тикшеренү эшенең актуальлеген һәм кирәклеген, кооперацияне үстерү өчен муниципаль районнарның авыл җирлекләренең ресурс потенциалын анализлауны, сөт җыю өчен вакуумлы капсула эшләү буенча уникаль тикшеренүләргә аерым игътибар бирде. […]
12 Февраль 2020
Кайчан: 13 февраль, 16:00-20:00 Кайда: “УНИКС”ның концертлар залы Кем оештыручы: Бөтендөнья татар яшьләре форумы Максат: чит төбәкләрдән килгән ватандаш-студентларны, яңа җирдә җиңелрәк адаптацияләшсен өчен, Казан шәһәре һәм татар шәһәр яшьләре берләшмәләре белән таныштыру Чара ике өлештән тора: I – Уникс сәхнәсендә TED форматында кыска мотивацион чыгышлар. Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге […]
12 Февраль 2020
2020 елның 7 февралендә Казан ДАУның агрономия факультетының актлар залында а.х.ф.д., профессор, үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек кафедрасы мөдире Әмиров Марат Фуат улы Россия фәне көненә багышланган «Агрономиядә системалы тикшеренүләр методлары» темасына ачык лекция үткәрде. Лекциядә агрономиядә кулланыла торган төп тикшеренүләр методлары каралды. Бу гомуми фәнни (гипотеза, эксперимент, күзәтү, анализ, синтез, индукция, модельләштерү һ.б.) һәм махсус методлар […]
11 Февраль 2020
Галиев Илгиз Гакыйф улын, «Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау» кафедрасы профессоры, «Подъем штанги на бицепс» номинациясендә спорт мастеры исеме бирелү белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!!!
11 Февраль 2020
Казан ДАУ җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы РФ Дәүләт Думасы депутаты, Казан ДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасын тәмамлаган Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның фаҗигале вафат булуы сәбәпле, гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Айрат Нәҗип улы Хәйруллин Татарстанның һәм Россиянең иң күренекле бизнесменнарының һәм сәясәтчеләренең берсе, бөтен ил күләмендә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнде, […]
8 Февраль 2020
2020 елның 6-7 февралендә икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы оештырган, профессор Николай Семенович Катков истәлегенә багышланган «Икътисадны модернизацияләү шартларында АПКны һәм авыл территорияләрен үстерү» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференциянең оештыру комитеты адресына көндезге һәм читтән торып катнашу өчен 70тән артык гариза килде. Фәнни эшләр Россиянең төрле төбәкләре һәм башка илләрдәге тикшеренүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән […]
7 Февраль 2020
7 февральдә Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр Советының хисап-сайлау җыелышы булды. Җыелыш кысаларында эксперт Советы әгъзаларын һәм аспирантларын Казан шәһәре мэры исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында университет җитәкчелеге һәм укытучылары: Җиһаншин Б.Г. – проректор, укыту-тәрбия эшләре буенча беренче проректор, Низамов Р. М. – фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор, […]
7 Февраль 2020