Яңалыклар

Декабрь аенда Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Хәзерге шартларда хуҗалык итүче субъектларның бухгалтерлык исәбен алып бару» шәһәр олимпиадасы үткәрелде

Декабрь аенда Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Хәзерге шартларда хуҗалык итүче субъектларның бухгалтерлык исәбен алып бару» шәһәр олимпиадасы үткәрелде. Олимпиадада югары уку йортлары, шулай ук Казанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты. Олимпиадада җиңүчеләр арасында Казан дәүләт аграр университеты студентлары: Лебедева Дарья Дмитриевна – 1 урын, Дәүләтов Камил Насим улы – 1 урын, […]

30 Декабрь

Казан ДАУның студентлар тулай торагында Яңа ел алды чарасы

24 декабрь көнне Казан ДАУ 1А, 1Б тулай торакларында Яңа ел алды чарасы узды. Берничә атна дәвамында студентлар бу кичәгә актив әзерләнделәр. Безнең тулай торак традициясе буенча һәр катка үзенең яңа ел программасын күрсәтергә кирәк иде: катларны бизәргә һәм яклау өчен кечкенә генә чыгыш ясарга. Быел һәр катның үз тематикасы билгеле бер фильм буенча иде, […]

30 Декабрь

Кадерле укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар һәм аспирантлар, Казан ДАУ ветераннары!

Барыгызны да якынлашып килүче яңа 2020 ел белән ихлас күңелдән котлыйм. Хезмәтегез һәм фәнни уңышларыгыз, туган вузга тугры булуыгыз, ярдәмегез, университет тормышын кызыклырак итәргә омтылуыгыз өчен ихластан рәхмәт белдерәм! Узып баручы ел безнең барыбыз өчен дә сизелерлек нәтиҗәләр биргән вакыт булды. Без агрономия факультетының 100 еллык юбилеен лаеклы каршыладык, яңа махсус укыту-демонстрация сыйныфлары һәм агрономия […]

30 Декабрь

Яңа елга яңа казанышлар белән

25 гыйнварда «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында «Ел студенты» дигән тантаналы чара узды. Ел саен үткәрелә торган премия республиканың иң актив студентларын бергә җыйды. Ел студенты – ул: 18 номинация һәм Премиягә катнашу өчен 301 гариза, аларны 48 эксперт бәяләде; 150 дән артык катнашучы; 64 финалист, 17 номинация җиңүчесе һәм 1 гран-при иясе. Безнең […]

27 Декабрь

Конкурс игълан итү турында

Ректорның 2019 елның 26 декабрендәге 370 номерлы боерыгы белән профессор-укытучылар составында бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы доценты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итәргә. Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 26.01.2020 елга кадәр кабул ителә. Икътисад институтының Гыйльми советы 27.02.2020 елда түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан ш., Карл Маркс ур., 65 йорт.

26 Декабрь

Казан ДАУ базасында республика агрономнар киңәшмәсе

25 декабрьдә агрономия факультетында ТР Премьер-министры урынбасары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы идарәләре, агрохимия хезмәтләре, Дәүләт Сорткомиссияләре, инвесторлар һәм республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре башлыклары һәм белгечләре катнашында республика агрономия киңәшмәсе узды. Кунаклар агроэкологик тикшеренүләр үзәге лабораторияләре, махсуслаштырылган укыту-демонстрацион класслар һәм агрономия факультеты тарихы музее белән таныштылар. Марат Җәббаров институтларның авыл […]

26 Декабрь

Казан ДАУда «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы фәнни-эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды

23 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетында «2015-2022 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы фәнни-эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш алдыннан кунаклар Казан ДАУ музее экспонатлары белән таныштылар. Дәүләт программасының фәнни-эксперт советы рәистәше Фәйрүзә Зөфәр кызы Мостафина утырыш эшен ачып җибәрде. Инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Хәмидуллин Наил Нурулла улы […]

24 Декабрь

SAP акселераторында катнашырга чакырабыз

Хөрмәтле университет хезмәткәрләре һәм студентлары, SAP компаниясе (алга таба — SAP) һәм Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының «Исәпләү техникасы өлкәсендә хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара координация үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе чит ил базарларына продуктлар чыгаруда Россия ИТ-эшләүчеләренә ярдәм итү өчен уртак акселератор башлап җибәрүләре турында хәбәр итә. Акселераторның максатлары – Россия программа […]

23 Декабрь

ТАССРның 100 еллыгына Казан ДАУда конкурс узды

Казан ДАУда ТАССРның 100 еллыгына багышланган конкурс узды. Конкурс фәлсәфә һәм хокук кафедрасы тарафыннан оештырылды һәм анда университетның беренче һәм икенче курс студентлары катнашты.

23 Декабрь

Җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечнең ачык лекциясе

Ачык лекцияләр традициясе дәвам итә. 19 декабрьдә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча студентлар алдында «Җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлеше буенча «Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча баш белгече Ирина Радушнова ачык лекция укыды. Ул оешманың уңай имиджын формалаштыру, фирма стандартларын үтәү, банк катнашында чаралар үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде, һөнәре серләре белән уртаклашты. […]

23 Декабрь

Translate