Яңалыклар

«Россельхозбанк» АҖ Zoom-конференциягә чакыра

Россия агросәнәгать комплексын технологик модернизацияләүне тәэмин итү максатларында «Россельхозбанк» АҖнең финанс технологияләрен үстерү үзәге тарафыннан кече һәм урта бизнеска караган АПК предприятиеләре өчен инновацион онлайн – платформа (алга таба-экосистема) базасында “Шәхси фермерлык” цифрлы экосистема эшләнде. АПК экосистемасы – авыл хуҗалыгында цифрлы сервислар күрсәтүнең яңа алымының төп элементы, гамәлгә ашырылган онлайн-платформа урта һәм кече бизнес субъектларына, […]

12 Ноябрь 2020

ТР муниципаль районнарының мәгариф учреждениеләре укучылары белән Казан ДАУна укырга керү мәсьәләләре буенча zoom-конференция

2021 елның ноябреннән 15 гыйнварына кадәр, аграр һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Авылда үз эшең – кыю бул!» @selmolrt чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, online форматта, урта гомуми белем бирү мәктәпләре, һөнәри техникум һәм колледжлар укучылары белән, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең консультация бригадалары вәкилләре белән берлектә, конференцияләр үткәрелә. Мәгълүмати-консультация бригадаларының эш графигы нигезендә: – […]

12 Ноябрь 2020

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Р. А. Кузюровның Казан ДАУна визиты

2020 елның 11 ноябрендә Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Р. А. Кузюров студентлар һәм укытучылар белән очрашты. Формаль булмаган шартларда узган әңгәмә барышында чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, практика узу, Татарстан урман хуҗалыгын үстерүнең заманча перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук министр факультетның яңа ремонтланган сыйныфлары һәм лабораторияләре […]

11 Ноябрь 2020

Әлмәт һәм Лениногорск районнарында эшкә урнашу һәм авылда үз бизнесыңны ачу мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр

Бу көздә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе вәкилләре авылның мәдәни – тарихи мирасын саклау һәм авыл территорияләрендә «Авылда үз эшең – кыю бул!» чарасын тормышка ашыру мөмкинлекләре турында халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру буенча Бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында республиканың өч районында булдылар һәм агробизнес мөмкинлекләре турында сөйләделәр. […]

9 Ноябрь 2020

Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Үз фермерлыгың» цифрлы сервислар экосистемасын эшләгән

5 минут эчендә интернет-кибетне ничек бушлай эшләтеп җибәрергә? Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, аграрийлар өчен әйдәп баручы банк – Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Үз фермерлыгың» («Своё фермерство») цифрлы сервислар экосистемасын эшләгән. Система уңышлы агробизнес алып баруда ярдәм итү өчен булдырылган һәм фермерлар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен маркетплейсны […]

9 Ноябрь 2020

Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары спартакиадасының спорт көрәше буенча ярышлар узды

6-8 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары спартакиадасының спорт көрәше буенча ярышлар узды. Ярышларда 10 команда катнашты. «Физик тәрбия» кафедрасы доценты Федорова Н. А. җитәкчелегендә Казан ДАУның җыелма командасы югары уку йортларының 2 нче төркемендә беренче урынны яулады. 1. Дасаев Әмир, Б 191-01, 3 […]

9 Ноябрь 2020

2020 елның 12 ноябрендә Казан ДАУ Гыйльми советының чираттагы утырышы булачак

2020 елның 12 ноябрендә Казан ДАУ Гыйльми советының утырышлар залында (төп бина) чираттагы утырышы булачак. Башлана 12:40 сәг – процедура мәсьәләләре                   13:00 сәг – утырыш Kөн тәртибе: Мәгариф кластеры кысаларында хезмәттәшлек турында. Конференциянең һәм Гыйльми Советның яңа составын сайлауга әзерлек барышы турында. Конкурс эшләре. Төрлечә сораулар.

9 Ноябрь 2020

«Итил» спорт комплексында 2020 елның 28 октябреннән 4 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасының зональ ярышлары узды

«Итил» спорт комплексында 2020 елның 28 октябреннән 4 ноябренә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасының зональ ярышлары узды. Ярышларда 6 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командасы катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан зонасында ике команда да финал өлешенә узды, ул 2021 елның мартында узачак. Казан дәүләт аграр университетының ир-атлар җыелма командасы – […]

6 Ноябрь 2020

“Мәктәп-21” презентациясе

2020 елның 29 октябрендә Казан ДАУның икътисад Институты студентлары өчен 21 нче мәктәпнең “Мәктәп-21” презентациясе булды. “Мәктәп 21” – Саклык банкының “киләчәк мәктәбе” методикасына нигезләнгән белем бирү инициативасы, ул 2013 елдан “Ecole 42” инновацион Франция программалаштыру мәктәбендә кулланыла. “Мәктәп 21” уникаль белем бирү методологиясе буенча мәгълүмати технологияләр (IT) өлкәсендә дөнья дәрәҗәсендәге белгечләр әзерли: укытучыларсыз, лекциясез, […]

3 Ноябрь 2020

Авыл хуҗалыгы кооперативларында бухгалтерлык исәбе буенча онлайн вебинар

2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан ДАУның икътисад институты директоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент М. М. Низаметдинов һәм икътисад фәннәре кандидаты, бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы доценты А. Т. Исхаков авыл хуҗалыгы кооперативларында бухгалтерлык исәбе буенча онлайн вебинар үткәрделәр.

3 Ноябрь 2020

Translate