Яңалыклар

8 Март белән котлау!

Кадерле һәм гүзәл хатын-кызлар! Шәхсән үз исемемнән һәм Казан дәүләт аграр университетының ир-атлар коллективы исеменнән сезне, университетның гүзәл яртысын, Халыкара хатын-кызлар көне 8 март белән чын күңелдән котлыйм! Тормышыбыздагы иң кадерле нәрсәләрне без сезнең белән бәйлибез – матурлык, мәхәббәт, изгелек, гаилә учагы җылысы. Без сезнең талантларыгызны, эшлекле сыйфатларыгызны һәм һөнәри белемнәрегезне беләбез һәм кадерлибез. Чын […]

5 Март 2021

Урман хуҗалыгы һәм экология факультетында студентлар конференциясе

2021 елның 4 мартында урман хуҗалыгы һәм экология факультетында декан Гафиятов Р.Х. рәислегендә барлык укытучылар катнашында «Аграр җитештерүгә студентлар фәне» 79нчы студентлар (төбәк) фәнни конференциясе үткәрелде. Конференция эшендә аспирантлар, магистрлар һәм бакалаврлар актив катнашты. Студентлар урман һәм экология фәнен үстерүгә зур кызыксыну күрсәттеләр. Чыгышлар турында фикер алышканда аларның һәркайсы ТР һәм Урта Идел буе урман […]

4 Март 2021

«Бирмәскә-алмаска!» квиз уены

2 март көнне Казан ДАУның төп уку бинасында коррупциягә каршы эшчәнлек буенча белгечләр һәм университетның тәрбия бүлеге белгечләре беренче курс студентларының коррупциягә каршы «Бирмәскә-алмаска!» республика программасы администраторы Сусликова Валерия Сергеевна белән очрашуын оештырдылар. Программаның максаты – теләсә нинди чагылыштагы коррупциягә тискәре караш һәм аның шәхескә, гомумән җәмгыятькә начар йогынтысы турында студентларда фикер булдыру. Очрашу уен-квиз […]

3 Март 2021

Казан ДАУ укытучыларына электрон уку әдәбиятыннан бушлай файдалану мөмкинлеге ачылды

1 марттан Казан ДАУның барлык укытучылары Лань һәм «Планета Музыка» нәшриятларының 4 500 дән артык китап дәреслекләреннән ирекле файдалана алдылар. Китаплардан файдалану өчен ЭБС-Ланьга авторизацияләнергә кирәк. Мөмкинлекләр: Лань нәшриятыннан табигый фәннәр, мәгълүмати технологияләр, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләр буенча 3 500 дән артык китап; – «Планета Музыка» нәшриятыннан музыка тарихы һәм теориясе, балет һәм […]

3 Март 2021

«Карьера проекты» студентлар өчен онлайн вебинар

2021 елның 2 мартында Казан ДАУның икътисад Институтының 4 нче курс студентлары өчен «Сәнәгать-җитештерү тибындагы Алабуга махсус икътисадый зонасы» АҖ оештырган «Карьера проекты» онлайн-вебинары булды. «Алабуга» яшь, амбициоз, инициативалы кадрлар җәлеп итү белән кызыксына.

3 Март 2021

«Органик авыл хуҗалыгы – яңа мөмкинлекләр» проекты буенча методик тәкъдимнәр

«Органик авыл хуҗалыгы – яңа мөмкинлекләр» проекты буенча методик тәкъдимнәр Методические рекомендации ЭЦП

1 Март 2021

2020 елда органик игенчелек берлеге «Органик авыл хуҗалыгы – яңа мөмкинлекләр» проектын гамәлгә ашырды

Органик игенчелек берлеге Президент гранты кысаларында проектка йомгак ясады һәм органик авыл хуҗалыгына күчүнең методик рекомендацияләрен һәм икътисадый исәп-хисапларын, шулай ук сертификацияләнгән органик авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында гамәли укыту видеосын тәкъдим итте. Алар органик продукция җитештерүнең мөмкинлекләренә һәм максатчанлыгына икътисади бәя бирергә, практикада сыналган база белемнәрен, агротехнологияләр һәм сертификацияләү процедурасы буенча профессионалларның киңәшләрен алырга мөмкинлек […]

1 Март 2021

«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2020»

2021 елның февралендә икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Газетдинов Шамил Миршәрип улы ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2020» республика конкурсында катнашты һәм финалист дипломын алды. Котлыйбыз!

1 Март 2021

Чит илләрдә белем алу өчен стипендиягә гаризалар кабул итү игълан ителде

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы чит илләрдә Россия югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары өчен РФ Президенты стипендияләрен алуга ачык конкурс игълан итә. Ел саен россия югары уку йортларының 40 студенты һәм 60 аспиранты уку, стажировка узу, алдынгы чит ил университетларында фәнни тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге ала. Стипендия уку чыгымнарын каплый, виза рәсмиләштерү, уку урынына кадәр […]

27 Февраль 2021

Кичә Казанда Казан ДАУ студентлар театры җитәкчесе Робирт Галиев белән хушлаштылар

Казан ДАУда студентлар халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Робирт Галиев белән хушлашу тантанасы узды. Танылган театр эшлеклесен соңгы юлга озатырга аның туганнары һәм якыннары, шулай ук хезмәттәшләре – режиссерлар, драматурглар, актерлар, укучылары — КДАУ студентлары, «Тургай» театры артистлары килде. «Тургай» китеп барды: «Әйтеп бетергесез зур кеше иде ул. Икенче […]

27 Февраль 2021

Translate