Россия фәнни фонды Япония авыл хуҗалыгы, урман һәм балык хуҗалыгы министрлыгының фәнни советы белән берлектә «Халыкара фәнни коллективлар тарафыннан фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү фәнни тикшеренүләр үткәрү» эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше буенча грантлар алуга гаризалар кабул итә башлады. Грантлар 2021-2023 елларда түбәндәге тармаклар буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү фәнни тикшеренүләр (алга таба – проектлар, фәнни […]
18 January
Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды иң яхшы фундаменталь фәнни тикшеренүләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Конкурска түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләр проектлары тәкъдим ителергә мөмкин: (01) математика, механика; (02) физика һәм астрономия; (03) химия һәм материаллар турында фәннәр; (04) биология; (05) Җир турында фәннәр; (07) инфокоммуникацион технологияләр һәм исәпләү системалары; (08) инженерлык […]
18 January
2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен берләштерүче 3 нче махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле форум узачак, аның төп вакыйгасы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышын уздыру булачак. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар […]
15 January
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алуы башлану турында хәбәр итә. Программаны Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашыра. Укулар Казан ДАУ базасында узачак. Мәктәп кысаларында Россельхозбанк нәтиҗәле фермер бизнесын төзүгә теоретик һәм практик өйрәтү, шулай ук үз эшен башлап җибәргән […]
14 January
Хөрмәтле студентлар, укытучылар һәм хезмәткәрләр! «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУнең түләү реквизитлары үзгәрүенә игътибар итегез. Реквизитлар түбәндә: kvitancziya-kazanskogo-gau-s-01-yanvarya-2021-1Скачать
14 January
Бу ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар. Кагыйдәләр үсемлекчелек продукциясен үстерү, җыю һәм аннан соңгы эшкәртү, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын карау һәм тоту, сугару эшләре һәм җитештерүдә юынты суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү буенча җитештерү процессларын оештыру […]
13 January
2021 елның июнендә «Зооиндустриядә ТОП 10 инновацион компания” хайваннар белән эш итү өлкәсендә Россиядә беренче стартаплар конкурсына йомгак ясалачак. Анда катнашу өчен инновацион товарлар җитештерүче яңа компанияләр һәм яңа технологияләр, сервислар эшләүчеләр чакырыла. Конкурс «Росконгресс» фонды тарафыннан авыл хуҗалыгы министрлыгы @mcx_rf, табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, зообизнес предприятиеләре берлеге, Россия кинология федерациясе, Россия кинология оешмалары […]
11 January
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең 1317 нче номерлы Боерыгы бастырылды. Аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре буенча һәм эксперт төркеме бәяләмәсе нигезендә «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУ 6 елга дәүләт аккредитациясен узган танырга. Зур эш башкарылды һәм бу нәтиҗә безнең университетта Татарстан Республикасы АПК ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләүнең сыйфаты турында сөйли. Казан ДАУ хезмәт […]
11 January
14 гыйнварда емханизация һәм техник сервис Институтының 213 нче аудиториясендә донор көне узачак. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге табиблары эшләячәк. Барлык катнашырга теләүчеләрне чакырабыз.
11 January
Ректорның 2021 елның 11 гыйнварындагы 4-к номерлы боерыгы белән фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире вазыйфасына сайлаулар игълан ителде. 1. Дәгъвачылардан вакантлы вазыйфаны биләп торуга гаризалар 10.02.2021 елга кадәр кабул ителә. 2. Университетның Гыйльми советы 11.03.2021 елда түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан ш., Карл Маркс ур., 65 йорт.
11 January