Кадерле хезмәттәшләр! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Безнең уртак команданың җаваплы, инициативалы һәм ышанычлы әгъзалары булып калуыгыз өчен һәрберегезгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Алда безне 2021 ел – фән һәм технологияләр елы көтә. Ул фән һәм мәгариф өлкәсендә күп кенә масштаблы, кызыклы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Без киләсе елны чын-чынлап якты һәм истә […]
30 December
29 декабрьдә «Имән чикләвеген кышкы саклау» темасына урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Мусин Х.Г. ачык лекциясе узды. Имән чикләвеген кышкы саклауга салуда урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары, магистрлары һәм аспирантлары катнашты. Чарада безнең чыгарылыш сыйныф укучысы — Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең урман хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшчесе С.В. Денисов катнашты. Ул студентлар белән […]
29 December
28 декабрьдә Казан ДАУның агрономия факультеты студенты Дмитриева Полина Андреевнага Казан шәһәре Мэры стипендиясен тапшыру тантанасы булды. Стипендия, диплом һәм истәлекле значокны Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р. тапшырды. Дмитриева П. А. «Шәһәр тирәлегендә декоратив үсемлекләрне биопозитив яклау» проекты белән җиңүче булды. Казанның яңа генераль планы проекты нигезендә, 2035 елга шәһәрдә яшелләндерелгән территорияләр мәйданын 12 […]
28 December
Ял һәм бәйрәм көннәрендә дежур тору графигы ЭЦП
26 December
16 December
14 декабрь көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Татарстан Студентлары матурлыгы» конкурсының финалы узды. Анда Казан ДАУның Механизация һәм техник сервис институтының 2 курс студенты Иванова Яна Михайловна катнашты. Ул «Татарстан студентлары иҗат миссы» титулына ия булды. Конкурсны оештыручылар «Татарстан Республикасы Яшьләр берлеге». Янаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
15 December
Казан дәүләт аграр университетында 2020/2021 еллардагы чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының яңа – «Цифрлы игенчелек» компетенциясе ачылды. Чараны Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев ачты. Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте. “Республикада беренче тапкыр «Цифрлы игенчелек» дигән яңа компетенция старт алды”, […]
14 December
2020 елның 17 декабрендә актлар залында (төп бина) Казан ДАУның фәнни-педагогик хезмәткәрләре һәм укучылары конференциясе узачак. Башлана 12:40 (процедура мәсьәләләре) 13:00 (утырыш) КӨН ТӘРТИБЕ: Казан ДАУ ның Гыйльми советының яңа составын сайлау. Төрлечә сораулар.
14 December
Россия Табигать белеме академиясе президиумының 2020 елның 20 апрелендәге карары белән кафедра мөдире Хәлиуллин Дамир Таһир улы җитәкчелегендә агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы икенче тапкыр «Россиянең алтын кафедрасы» дигән диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
11 December