Студентларның актуаль проблемаларын ачыклау һәм аларны чишү юлларын эзләү максатыннан Татарстан Республикасы Студентлар лигасы Татарстан Республикасы студентларының IX Конгрессы үткәрә
16 февральдән 19 мартка кадәр «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы (алга таба – Студентлар лигасы) министрлык ярдәме белән Татарстан Республикасы студентларының IX Конгрессы (алга таба – Конгресс) үткәрә. Аның максаты – республиканың студентларының актуаль мәсьәләләрен ачыклау һәм аларны чишү юлларын эзләү. Конгресс студентлар үзидарәсе институтларының төп үсеш векторлары билгеләнә һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында студентларның иң мөһим мәсьәләләре буенча фикер алыша торган мәйданчык булып тора.
Конгресс 9 юнәлеш буенча оештырыла: «Студентлар үзидарәсе», «мәгариф һәм фән сыйфаты», « Спорт», «иҗат», «социаль мәсьәләләр», «студентлар медиасы», «чит ил студентлары белән эшләү», «студентлар эшкуарлыгы һәм студентларны эш белән тәэмин итү», «тулай торак һәм торак мәьәләләре».
Студентлар лигасының социаль эш буенча вице-президенты Камолиддин Нуриддиин углы, тел. 8(987) 404-89-78.
grafik