16 Декабрь
14 декабрь көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Татарстан Студентлары матурлыгы» конкурсының финалы узды. Анда Казан ДАУның Механизация һәм техник сервис институтының 2 курс студенты Иванова Яна Михайловна катнашты. Ул «Татарстан студентлары иҗат миссы» титулына ия булды. Конкурсны оештыручылар «Татарстан Республикасы Яшьләр берлеге». Янаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
15 Декабрь
Казан дәүләт аграр университетында 2020/2021 еллардагы чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының яңа – «Цифрлы игенчелек» компетенциясе ачылды. Чараны Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев ачты. Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте. “Республикада беренче тапкыр «Цифрлы игенчелек» дигән яңа компетенция старт алды”, […]
14 Декабрь
2020 елның 17 декабрендә актлар залында (төп бина) Казан ДАУның фәнни-педагогик хезмәткәрләре һәм укучылары конференциясе узачак. Башлана 12:40 (процедура мәсьәләләре) 13:00 (утырыш) КӨН ТӘРТИБЕ: Казан ДАУ ның Гыйльми советының яңа составын сайлау. Төрлечә сораулар.
14 Декабрь
Россия Табигать белеме академиясе президиумының 2020 елның 20 апрелендәге карары белән кафедра мөдире Хәлиуллин Дамир Таһир улы җитәкчелегендә агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы икенче тапкыр «Россиянең алтын кафедрасы» дигән диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
11 Декабрь
Бүген, 2020 елның 10 декабрендә, Татарстан Республикасы инновацион проектлары өчен ел саен үткәрелә торган региональ конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс уналтынчы тапкыр үткәрелде, аны оештыручылар – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы. «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI конкурсында җиңүчеләр арасына дүрт […]
10 Декабрь
2020 елның 23 декабрендә Агронти 2020 конкурсына йомгак ясауга багышланган конференция узачак. Конференция ике өлештән торачак. 1нче өлеш мәктәп укучылары өчен: җитәкчеләрдән котлау сүзләре, балаларның, остазларның, һәм компанияләрнең катнашуын яктырту. Әлеге конкурсны башыннан алып ахырына кадәр узган балаларның максималь катнашуы көтелә. 2нчесе оештыру бүлеге: югары уку йортларының иң яхшы практикалары һәм мәйданчыклары, компанияләр, остазлар һәм […]
10 Декабрь
2020 елның 9 декабрендә ел саен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казан ДАУның студентлар тулай торагында ел саен бу датага багышланган плакатлар конкурсы узды. Тулай торакта яшәүче студентлар коррупция проблемасына җитди карадылар һәм «Мин коррупциягә каршы” темасына плакатлар әзерләделәр. Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы үз плакаты белән таныштырды һәм коррупциянең тормышка […]
10 Декабрь
8 декабрьдә Казан кооператив институты территориясендә Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе узды. Әлеге чара киләсе 2021 ел – туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында уртак эш башланыр алдыннан оештырылды. Чарада Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р. катнашты.
9 Декабрь
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (9 декабрь) уңаеннан Казан ДАУнда студентлар һәм хезмәткәрләр Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе, 3 сыйныф юристы Сәлимов Ранис Фәнис улы белән очраштылар. Чыгыш барышында коррупция нәрсә ул, мәнфәгатьләр каршылыгы нәрсә ул һ. б. сораулар яңгырады. Студентлар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм актив рәвештә сораулар бирделәр.
9 Декабрь