Author Archives: admin

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм агрономия факультеты хезмәттәшлек турында килештеләр

9 апрельдә Казан ДАУ агрономия факультетының профессорлар-укытучылар составы РФА Казан фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәрләре белән ике фәнни оешма арасында үзара хезмәттәшлек турында очрашу узды. Кунаклар уку аудиторияләрендә, музейда, агроэкологик тикшеренүләр Үзәгендә булдылар. Үзәк лабораторияләре орлыкларның, ашлыкның һәм аларны эшкәртү продуктларының, балның, хайваннар өчен азыкның, туфрак һәм ашламаларның сыйфатын раслый торган киң спектрлы анализларны уздыру өчен […]

11 April

«Без энергоэффективлыкны сайлыйбыз!» яшьләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

1 марттан «Без энергоэффективлыкны сайлыйбыз» яшьләр инициативалары республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гариза бирү вакытында 16дан 30га кадәр тулы яшьтәге гомуми белем бирү мәктәпләренең, гимназияләрнең, лицейларның өлкән сыйныф укучыларын, башлангыч, урта, югары һөнәри белем бирү студентларын, техник һәм гуманитар югары уку йортларының аспирантларын катнашырга чакырабыз. Конкурс 2021 елның 1 мартыннан 31 мартына […]

9 April

Казан ДАУ укытучылары һәм студентлары XV инвестиция-венчур форумында катнаштылар

Бүген “Kazan Expo” да XV инвестиция-венчур форумы ачылды. Анда Россия, АКШ һәм Кытайдан 200 дән артык эксперт катнаша, ә күргәзмәдә инвесторлар эзләп илледән артык компания үз стендларын урнаштырды. Иң яхшы 10 команда берьюлы ике конкурс сайлап алуында җиңүгә дәгъва кылачак. 2021 елда приз фонды 80 млн сум тәшкил итәчәк. «Без барыбыз да аралашуны сагынабыз. Ковид […]

8 April

Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе хезмәткәрләрен укытуны үткәрделәр

7 апрельдә декан Гафиятов Р.Х. җитәкчелегендә урман хуҗалыгы һәм экология Факультеты укытучылары һәм Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектә ябык тамыр системасы һәм in vitro утырту материалын үстерү буенча Кузбасс дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе хезмәткәрләрен укыту үткәрделәр. «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләренең эш тәҗрибәсе кунакларда яхшы тәэсир калдырды.

8 April

“Талантлар Университетында” урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Р. Х. Гафиятовның очрашуы

8 апрельдә «Талантлар университеты»нда урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Р.Х. Гафиятовның югарыда күрсәтелгән Университет, ТР Экология министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты вәкилләре белән очрашуы булды. Очрашу барышында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентларын укыту өчен югары технологияле җайланмалар куллану һәм һөнәри юнәлеш бирү эше турында фикер алыштылар.

8 April

Казан ДАУнда яңа короновирус инфекциясенә каршы вакцинация турында әңгәмәләр дәвам итте

6 апрельдә Казан ДАУда механикалаштыру һәм техник сервис Институты һәм агрономия Факультеты хезмәткәрләренең һәм студентларының 18нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиб-терапевты Дольник Айгөл Фаим кызы белән очрашуы булды. Табиб вакцинацияләүнең иң мөһим практик аспектлары турында сөйләде, аның аеруча мөһимлеген ассызыклады. Очрашуда шулай ук Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев катнашты, ул үз чыгышында вакцинацияләүнең мөһим оештыру […]

7 April

Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең файдасы турында таныштылар

1 апрельдә студентлар һәм хезмәткәрләр белән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү кирәклеге турында аңлату эшләре үткәрелде. 18 нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиб-терапевты Дольник Айгөл Фәим кызы COVID-19 турында җентекләп сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авырмауның төп ысулы – вакцинация!

5 April

2021 елның 8 апрелендә Казан ДАУ Гыйльми советының чираттагы утырышы булачак

2021 елның 8 апрелендә Казан ДАУ Гыйльми советының утырышлар залында (төп бина) чираттагы утырышы булачак. Башлана 12:40 сәг – процедура мәсьәләләре                   13:00 сәг – утырыш Kөн тәртибе: Университет эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча мониторинг күрсәткечләрен тәэмин итү турында. 2021 елда гамәлгә ашырыла торган юнәлешләр һәм әзерлек белгечлекләре буенча уку планнарын раслау турында. Университетта инклюзив белем […]

5 April

Традицияләргә кушылып

https://www.instagram.com/p/CNFvxLyh-PO/?igshid=1nh0jld5i7z5o

2 April

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть