Author Archives: Rustam Abdullin

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының 1нче этабы

2021 елның 23 мартында Казан ДАУда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының беренче этабы уздырылды. Номинацияләр: – «Менеджмент» – 2020 елның 23 мартында 10.00 сәг; – «Икътисад» – 2020 елның 23 мартында 12.00 сәг; – «Икътисадый фәннәр» – 2020 елның 23 […]

31 Март 2021

«100 лидер – киләчәк Татарстан. Level up»

2021 елның 27 мартында икътисад институты директоры урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты, Казан ДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы доценты Әүхәдиев Фаяз Нурислам улы «100 лидер – киләчәк Татарстан. Level up» проектының икенче сезонында бәйсез эксперт сыйфатында катнашты. Ул «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге тарафыннан оештырылган. Проект яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм талантлы балаларга […]

31 Март 2021

Ырынгы мәктәп урманчылыгында ачык урман дәресе үткәрелде

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ырынгы мәктәп урманчылыгында укытучылар һәм студентлар Ишмөхәммәтов И.И., Хөснетдинов И.И., һәм урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Гафиятов Р.Х. җитәкчелегендә ачык урман дәресе үткәрделәр. Урманчы һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Х.Г. Мусин «Идел Аръягы халыклары тормышында урманнарның роле» темасына доклад белән чыгыш ясады. Дәресне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г. Шәйхразыев, […]

31 Март 2021

«Фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укулар

Казан ДАУның икътисад Институты, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы кураторлыгы белән, «фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә белем бирү программасы буенча булачак фермерларны сөт-ит терлекчелеге һәм кошчылык юнәлешләре буенча әзерли. Укулар «Россельхозбанк» АҖ финанславы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Хәзерге вакытта дәресләрнең беренче өлеше тәмамланып килә. Ул тыңлаучыларның гомуми теоретик, практик […]

29 Март 2021

Студентларның Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни эшләре ачык конкурсы

Сезне Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни эшләр ачык конкурсында катнашырга чакырабыз! Оештыручылар: – «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы – Татарстан Республикасы яшь галимнәр һәм белгечләр төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте Гаризалар бирү вакыты: 10 апрель 2021 (23:30) Көндезге этапны үткәрү датасы: 26-30 апрель 2021 ел Үткәрү урыны: Казан […]

29 Март 2021

«Social idea 2021» цифрлы технологияләр кулланып халыкара социаль проектлар конкурсы

«Social idea 2021» цифрлы технологияләр кулланып халыкара социаль проектлар конкурсы башланды. Идея яки продуктны тормышка ашыру өчен конкурста җиңүчеләр өчен бүләк фонды 1,5 млн. сумга кадәр тәшкил итә. 2021 елның мартында ике номинация буенча гаризалар кабул ителә башлады: Экология һәм Инклюзия (халыкка социаль ярдәм күрсәтү проектлары). Гаризаны 10 марттан 31 майга кадәр сайтта җибәрергә мөмкин: […]

29 Март 2021

«Икътисадның стратегик үсеше шартларында бухгалтер исәбе һәм аудитның актуаль проблемалары» яшь галимнәрнең Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе

2021 елның 24 мартында яшь галимнәрнең «Икътисадның стратегик үсеше шартларында бухгалтерлык исәбе һәм аудитның актуаль проблемалары» дигән Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге конференция икътисад институтының 60 еллыгына һәм Казан ДАУна нигез салуга 100 ел тулуга багышланган. Конференцияне Казан ДАУның бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы оештыра. Конференцияне оештыручылар: Икътисад фәннәре докторы, профессор Леонтьева Ж. Г. […]

26 Март 2021

Музей – ул хәтер сакчысы

2021 елның 22 мартында Казан ДАУ тарих музеена экспонатлар тапшыру тантанасы булды. Минушева Фәридә Фатыйх кызы музейга бүләк ясады – әтисенең фотографияләрен, мактау грамоталарын, диссертациясен һәм шәхси әйберләрен бүләк итте. Әтисе Минушев Фатыйх Хәлилрахман улы 1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1967-1971 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкара. https://www.instagram.com/p/CMyphCkBLtX/?igshid=yrd3sjo71gwq

25 Март 2021

Казан ДАУ студентлары «Яшел эчпочмак» экологик кейс-чемпионатында катнаштылар

«Яшел өчпочмак» экологик кейс-чемпионатында катнашу өчен заявка компаниясе ачылган иде. Оештыручылар – Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, шулай ук Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары һәм аспирантлары волонтерлык корпусы һәм фәнни-технологик җәмгыяте. Казан ДАУ студентлары да «Яшел эчпочмак» экологик кейс-чемпионатында катнаштылар. https://www.instagram.com/p/CM1Q___hHoS/?igshid=1pmmxn2lnwlpa

25 Март 2021

Механикалаштыру һәм техник сервис институтының ачык ишекләр көне

20 мартта Казан ДАУ Ачык ишекләр көне узды. Ул механикалаштыру һәм техник сервис Институтын әзерләү юнәлешләренә багышланган иде. Абитуриентлар вузга керү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, студентларны эшкә урнаштыру перспективалары һәм практика узу мөмкинлекләре турында белделәр. Оештыручылар – кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Фәссахова Г.Р., механикалаштыру һәм техник сервис институты директоры С.М. Яхин һәм профессор, «машиналарны эксплуатацияләү һәм […]

23 Март 2021

Translate