20 февральдә «Бадминтон үзәге» спорт комплексында ТР югары уку йортлары Спартакиадасы исәбенә ярышлар узды. Бадминтон буенча ярышларда югары уку йортларының икенче төркеменнән 5 команда катнашты. Казан ДАУ командасы 1 нче урынны алды. Казан ДАУ җыелма командасын һәм «физик тәрбия» кафедрасы доценты Хуҗина Г. К. җиңүләре белән котлыйбыз. Команда составы: Вәлиев Эмиль Оскар улы, Б371-04 Фәсхиев […]
25 Февраль
22-23 февральдә «Тулпар» спорт комплексында каратэ буенча «Кекусинкай» Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Ачык Чемпионат узды. Аны Каратэ милли берлеге Кёкусин Кайкан оештыра. Ярышларның баш хөкемдары Сихан Илсур Фаздалов, НСКК Президенты, Россия Бранч-Чифы. Спортчылар Ката (формаль көрәш) һәм Кумитэ (ирекле көрәш) дисциплиналарында көч сынашты. Турнир кызыклы, динамик ярышлар белән сөендерде. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
25 Февраль
Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! 23 февраль – үзенчәлекле бәйрәм. Анда бөек җиңүләр һәм сугышларның данлы тарихы, батырлык һәм намус, Ватанга мәхәббәт берләшкән. Без һәлак булган сугышчылар истәлеге алдында баш иябез, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәтебезне һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез, илебез чигеннән читтә бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә […]
22 Февраль
20 февральдә Казан ДАУ базасында «Алдынгы технологияләр, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү» темасына ел саен уздырыла торган укыту семинары башланды. Төрле компанияләр вәкилләре авыл хуҗалыгында яңа, заманча технологияләр турында сөйләделәр. Туфракны саклый торган игенчелек технологиясе, туфракны полосалы эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әйдәп баручы региональ компанияләр яңа җиһазлар, технологияләр, препаратлар тәкъдим иттеләр. Семинарда […]
21 Февраль
2020 елның февралендә Вахитов районы ветераннары Спартакиадасы булып узды. 8 февральдә Татарстанда «Россия чаңгы юллары 2020» массакүләм чара узды. Ел саен бу ярышларда Казан ДАУ ветераннары: Ф.Г. Шәфигуллин, М. Х. Ибраһимов һәм З. М. Хәлиуллина катнашалар. 18 февральдә ату буенча ярышлар булып узды. Анда З. М. Хәлиуллина, Г. С. Шәрәфетдинов һәм Г. Г. Хәбибуллин катнаштылар. […]
21 Февраль
Казан ДАУның спорт залында 17-19 февральдә «А» дивизионының ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында ТР Студентлар волейбол лигасының Төньяк-Көнбатыш зона ярышлары узды. 6 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командасы апрель аенда узачак финалга юллама өчен көрәштеләр. Үткәрелгән уеннар нәтиҗәсендә Казан ДАУ хатын-кызлар җыелма командасы икенче урынны алды. Ир-атлар командалары турнирында Казан ДАУ җыелма командасы ышанычлы җиңү яулады. […]
21 Февраль
16-17 февраль көннәрендә безнең университет студентлары эшче яшьләрнең «Сүз белән түгел, ә эш белән!» V Форумында булдылар. Лидерлык һәм шәхси нәтиҗәлелекне үстерү, сәнәгатьнең һәм эшче белгечлекләрнең киләчәк үсеше, һөнәри компетенцияләрне бәяләү, хезмәт яшьләре өчен база психологиясенең гамәли аспектлары мәсьәләләре күтәрелде.
20 Февраль
2020 елның 15 февралендә механикалаштыру һәм техник сервис Институты техникум, көллият, мәктәпләрнең өлкән һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары һәм институт белән якыннанрак танышырга, вузны һәм булачак һөнәрне сайларга теләүчеләр өчен үз ишекләрен ачты. Институтта Ачык ишекләр көне узды, анда Казаннан, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100дән артык кунак булды. Очрашуда катнашучылар өчен музей буенча экскурсияләр, […]
20 Февраль
18 февральдә 3-4 курс студентлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы, «ЭкоНива-АПК Холдинг» ҖЧҖ, «Алабуга» МИЗ вәкилләре белән очраштылар. Очрашуда холдинг предприятиеләрендә җитештерү практикасын узу һәм эшкә урнашу мөмкинлеге турында да сүз барды. Катнашучылар алдында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы оешмалары презентациясен күрсәттеләр. Россия-Германия компанияләре төркеме «ЭкоНива-АПК Холдинг» ҖЧҖ – Россиянең алдынгы аграр […]
19 Февраль
«ИННОКАМ» ассоциациясе 8-11 сыйныф укучыларын «Киләчәкне бергә төзибез» проектында катнашырга чакыра. Син талантлы, дөньяны яхшыга үзгәртергә һәм уңышлы карьера төзергә телисеңме? Техник яки социаль өлкәдә тормышка ашырырга хыялланган үз проектың бармы? Катнашу өчен сайлап алу конкурсларының берсендә теркәлергә кирәк: «ХХІ гасыр Кулибиннары» республика олимпиадасы яки 2020 елгы Талантлар университетының проект олимпиадасы. Конкурсларга теркәлү якын арада […]
18 Февраль