Author Archives: admin

“Мин коррупциягә каршы” плакатлар конкурсы

2020 елның 9 декабрендә ел саен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казан ДАУның студентлар тулай торагында ел саен бу датага багышланган плакатлар конкурсы узды. Тулай торакта яшәүче студентлар коррупция проблемасына җитди карадылар һәм «Мин коррупциягә каршы” темасына плакатлар әзерләделәр. Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы үз плакаты белән таныштырды һәм коррупциянең тормышка […]

10 Декабрь 2020

Татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе

8 декабрьдә Казан кооператив институты территориясендә Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе узды. Әлеге чара киләсе 2021 ел – туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында уртак эш башланыр алдыннан оештырылды. Чарада Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р. катнашты.

9 Декабрь 2020

Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләренең Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе белән очрашуы

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (9 декабрь) уңаеннан Казан ДАУнда студентлар һәм хезмәткәрләр Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе, 3 сыйныф юристы Сәлимов Ранис Фәнис улы белән очраштылар. Чыгыш барышында коррупция нәрсә ул, мәнфәгатьләр каршылыгы нәрсә ул һ. б. сораулар яңгырады. Студентлар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм актив рәвештә сораулар бирделәр.

9 Декабрь 2020

Артем Айдинов исемендәге истәлек тактасына чәчәкләр салу

6 декабрьдә, студентлар ирекле халык дружиналары штабы, Казан шәһәренең ССБ җитәкчеләре белән берлектә, Артем Айдиновның вафатына 55 ел тулу уңаеннан истәлек тактасына чәчәкләр салдылар, шулай ук үз вазыйфаларын башкарганда һәлак булган БККД ветераннарын искә алдылар.

8 Декабрь 2020

Казан ДАУ студенты көрәш буенча Россия чемпионатында өченче урынны алды

Казанда 2020 елның 4-7 декабрендә көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Б281-03 төркеме студенты Сәлахетдинов Раил 85 кг авырлык категориясендә тренер Хөсәенов Җәүдәт Габделхак улы җитәкчелегендә өченче урынны яулады. Раилне бу казанышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез!

8 Декабрь 2020

Татар каклаган казы һәм Казан чәк-чәге “Россия тәмнәре” конкурсында җиңүчеләр булдылар

Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының беренче илкүләм конкурсына йомгаклар ясау тантанасы узды. 7 номинация буенча брендларның перспективалылыгын һәм потенциалын эксперт конкурс комиссиясе бәяләде, ә «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңүчеләрне 2020 елның 19 ноябреннән 2 декабренә кадәр узган бөтенхалык тавыш бирүендә халык билгеләде, тавыш бирүдә миллионнан артык кеше катнашты!  Татарстан конкурста […]

8 Декабрь 2020

Казан ДАУ спортчылары Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасының кул көрәше буенча ярышларда призлы урыннар яуладылар

«Мәскәү» спорт комплексында 2020 елның 4-6 декабрендә Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасының кул көрәше буенча ярышлар узды. Ярышларда 15 команда катнашты. Команда составына 15 спортчы, 9 егет һәм 6 кыз керде. Барлык катнашучылар арасында Казан ДАУның өч спортчысы үз үлчәү категориясендә призлы урыннар яуладылар. Икенче урынны 90кг нан артык авырлык категориясендә Б171-02 төркеме […]

7 Декабрь 2020

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты президиумы утырышы узды

3 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фәридә Гарифуллина рәислегендә һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы утырышы узды. https://www.instagram.com/p/CIXzrwTBf_S/?igshid=xhrld64xj4ds

5 Декабрь 2020

«Россия тәмнәре». Тавыш бир һәм призлар ал!

https://www.instagram.com/p/CIKyKHVhiAS/?igshid=5p379f2myas4

4 Декабрь 2020

“Авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык өлкәсендә коррупция куркынычлары” темасына дискуссия клубы утырышы

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, 2020 елның 26 ноябрендә яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупциягә каршы культураны формалаштыру мәсьәләләренә игътибарны арттыру максатыннан, «Авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык өлкәсендә коррупция куркынычлары» темасына дискуссия клубы утырышы узды. Утырыш Казан ДАУ катнашында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында, беренче проректор – укыту-тәрбия эшләре буенча проректор […]

2 Декабрь 2020

Translate