Author Archives: admin

Депутат исеменнән рәхмәт хаты

«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча икътисад Институты студенты Шиһабеддинов Руслан РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариевтан коронавирус пандемиясе чорында волонтер булып эшләгән өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

1 October

SMM белгеченнән мастер-класс

Җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч, авитолог Данил Кузенков икътисад Институты “Дәүләт һәм муниципаль идарә” юнәлеше студентлары өчен социаль челтәрләрдә үсеш буенча мастер-класс үткәрде.  Ул кешеләр сине җиңел тапсын һәм синең контентың белән кызыксына башласын өчен социаль челтәрләрне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты, файдалы киңәшләрен бирде. Шулай ук Данил дәүләт хезмәткәрләренең һәм сәясәтчеләрнең социаль челтәрләрен […]

1 October

Казан ДАУ студентларын үз иленең үткәненә карата сораштыру узарга чакырабыз

2020 елның сентябрендә «Н.П.Огарев исемендәге милли тикшеренү мордва дәүләт университеты» ЮҺББ ФДБМУнең социология кафедрасы социологик сораштыру үткәрә. Максаты – хәзерге яшьләрнең үз илләренең үткәненә мөнәсәбәтен ачыклау. Студентларны түбәндәге сылтама буенча сораштыру узарга чакырабыз: https://forms.gle/QTQFozXdCi1U6F5XA Игътибар итегез, анкетада ачык сораулар бар, аларга компьютер яки клавиатуралы планшеттан җавап бирү җайлырак. Моннан тыш, тикшеренү Россиянең 30-40 шәһәрендә узачак, […]

30 September

АГРОНТИ-2020 КОНКУРСЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ

27 сентябрьдә Казан ДАУнда авыл яшьләре укучылары арасында «АгроНТИ-2020» бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды. Өч көн дәвамында Казан ДАУның Укыту-демонстрация мәйданчыкларында, компьютер классларында һәм лабораторияләрендә түбәндәге юнәлешләр буенча интенсив эш алып барылды: 1. АгроКоптер. 2. АгроРобот. 3.АгроКосмос. 4. АгроМетео. ТР авыл мәктәпләре укучылары заманча технологик һәм техник инновацияләрнең киң спектры буенча үз компетенцияләрен күрсәттеләр. […]

30 September

Бөтенроссия яшьләр форумы

2020 елның 28-30 сентябрендә Казан ДАУда «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУның яшь галимнәр Советы тарафыннан оештырылган «Россиянең импортны алыштыру һәм азык-төлек иминлеге проблемаларын чишүгә яшь галимнәрнең һәм фәнни-тикшеренү институтларының өлеше» темасына XVI Бөтенроссия яшьләр форумы уздырыла. Форумда Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы катнашты, ул яшь галимнәр алдында «Үсемлекчелек өчен яңа агробиотехнологияләр» дигән доклад белән чыгыш ясады. […]

29 September

Казан ДАУ студентлары студентлар клубы милли лигасы слетында катнаштылар

26 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слеты тәмамланды. Слетны оештыручылар студентлар үз белем һәм тәҗрибәләре, кейслары, хаталары һәм авторлык инициативалары белән уртаклашырга мөмкинчелек биргән киңлек булдырдылар. Программада Россиянең төрле почмакларыннан килгән студентлар чакырылган спикерлар җитәкчелегендә тәҗрибә белән уртаклаштылар.

29 September

Хезмәткә һәм оборонага әзер!

25 сентябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының V фестивале узды. Казан ДАУның «Физик тәрбия» кафедрасының өлкән укытучысы Ишмөхәммәтова Наилә Фәрит кызы җитәкчелегендә җыелма командасы актив катнашты. Сынау нәтиҗәләре буенча иң […]

29 September

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РФА әгъза-корреспонденты Мәҗитов Нәҗип Каюм улының 80 яшьлегенә багышланган «Аграр фәннең заманча казанышлары» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 2 октябрендә 10:00 сәгатьтә Казан ДАУның механизация һәм техник сервис Институтының агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасы базасында авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РФА әгъза-мөхбире, ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы, ТР ФА академигы, өч тапкыр фән һәм техника өлкәсендә дәүләт һәм хөкүмәт премиясе лауреаты, РФ атказанган фән эшлеклесе, ТР Авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мәҗитов Нәҗип Каюм […]

29 September

Казан ДАУ студенты Сокол Тамара Ростов шәһәрендә «Яшь аграрийлар» мәйданчыгында «Ростов-2020» форумында катнашты

Казан ДАУ студенты Сокол Тамара Ростов шәһәрендә «Яшь аграрийлар» мәйданчыгында «Ростов-2020» форумында катнашты. Мәйданчыкның төп бурычы – авылны һәм авыл яшьләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү. Форум дәвамында авылларны төзекләндерү, халык белән район администрациясе арасындагы хезмәттәшлек буенча проектлар әзерләнгән. Безнең студентыбыз беренче көннән үк форумның иң актив катнашучыларының берсе булды, моның өчен тиешле бүләкләр дә […]

29 September

Онлайн семинарга чакырабыз

Сезне бушлай онлайн семинарга чакырабыз, ул 29 сентябрь көнне 10:00 сәгатьтә узачак. Тема: Сакчыл җитештерү элементлары һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары белән танышу курсы. «Лин Вектор» компанияләр төркеменең үсеш буенча директоры Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин үткәрәчәкләр. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://sschool.agropoliya.ru/leanproduction @agro__online онлайн мәктәп аккаунтына язылыгыз һәм барлык вакыйгалардан […]

28 September

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть