Author Archives: Rustam Abdullin

9 октябрьдә «Биоэтика һәм хәзерге дөньяның экзистенциаль куркынычлары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

2020 елның 9 октябрендә Казан шәһәрендә «Биоэтика һәм хәзерге дөньяның экзистенциаль куркынычлары» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм клиник биоэтика буенча халыкара җәмгыятьнең 17нче конференциясе булачак. Конференцияне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Халыкара клиник биоэтика җәмгыяте, Казан дәүләт медицина университетының биоэтика буенча ЮНЕСКО кафедрасы, Казан дәүләт аграр университетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы. […]

6 Октябрь 2020

Проектны тәкъдир итү

Бүген Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә «Рациональ файдалану – тотрыклы үсеш нигезе» модуле белән икътисад институтының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча беренче курс студенты Галиева Динә «Экологиянең актуаль проблемалары һәм табигатьнең һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше» секциясе буенча чыгыш ясады. Фәнни җитәкчесе – Сафиуллин Нияз Азат улы. Динә «21Гасыр. Үзеңнән башла». Асылы – полиэтилен пакетлардан баш тарту […]

6 Октябрь 2020

Яшь умартачылар өчен

Бүгенге көннән Яшел Үзәндә «Обсерватория урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында теләгән һәркем умартачылык тарихы белән таныша ала. Икътисад Институты «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча укучы студент Элина Низамова «Мәктәптә умартачылык музее» проектын башлап җибәрде. “Мәктәптә умартачылык музее” – Сурчаковлар гаиләсе төзегән уникаль белем бирү программасы булган автор проекты. Умартачы Сергей Евгеньевич Сурчаков яраткан […]

5 Октябрь 2020

Казан КАУнда «Аграр фәннең заманча казанышлары» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды

2 октябрьдә Казан ДАУнда механикалаштыру һәм техник сервис Институты базасында «Аграр фәннең заманча казанышлары» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул профессор, РФА әгъза-корреспонденты, ТР ФА академигы, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт һәм Хөкүмәт премияләре лауреаты, РФ атказанган фән эшлеклесе, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФА эксперты, Казан ДАУ профессоры, «Ярославич» ПК АҖ фәнни киңәшчесе, «Варнаагромаш» […]

3 Октябрь 2020

Казан шәһәренең 186 нчы лицей укучылары Казан дәүләт аграр университетына экскурсия белән килделәр

1 октябрь көнне Казан шәһәренең 186 нчы лицей-гимназиясенең 5-7 сыйныф укучылары Казан ДАУна экскурсия белән килделәр. Университет белән килешү нигезендә әлеге лицей базасында агротехнология юнәлешендәге профильле класслар оештырыла. Укучылар университетның укыту-демонстрация үзәгендә булдылар, анда күптән түгел узган Бөтенроссия Агро-НТИ конкурсында күрсәткән аппаратлар, проектлар тәкъдим ителде. Балалар роботлаштырылган полигон белән таныштылар. Анда техниканың ничек эшләвен күзәттеләр, […]

2 Октябрь 2020

Икътисад Институтының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булып кайттылар

Дәүләт хакимияте органнарын барып күрү профильле юнәлешләрдәге студентларның белем бирү процессының мөһим элементы булып тора. Бу укучыларда дәүләт хезмәткәрләренең ничек эшләве, законнар ничек кабул ителүе, алар ничек үтәлә һәм булачак һөнәрнең нечкәлекләре турында күзаллауны формалаштырырга мөмкинлек бирә. 2020 елның 2 октябрендә икътисад Институтының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булдылар. Экскурсоводлар […]

2 Октябрь 2020

Хөрмәтле ветераннар!

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Хезмәтегез, белемегез һәм Татарстан Республикасы АПКсын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез! Ректорат Ветераннар советы

2 Октябрь 2020

Интерактив режимда диссертация советы утырышын үткәрү турында боерык

http://kazgau.ru/wp-content/uploads/2020/10/prikaz-o-provedenii-zasedaniya-v-interaktivnom-rezhime.pdf ЭЦП

2 Октябрь 2020

Россия аграр югары уку йортларының яшь галимнәр советы рәисләре Казан ДАУна экскурсия белән

Россия аграр югары уку йортларының яшь галимнәр советы рәисләре Казан ДАУна экскурсия белән килделәр. Экскурсияне Казан ДАУның яшь галимнәр Советы Рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы үткәрде. Алар урман факультетының яңартылган бинасы белән таныштылар, уку-демонстрация үзәген карадылар. Аннары алар ландшафт дизайн үзәгендә булдылар, анда әле күптән түгел генә фестиваль узды һәм ташлар бакчасы эшли. Яшь галимнәр […]

1 Октябрь 2020

Депутат исеменнән рәхмәт хаты

«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча икътисад Институты студенты Шиһабеддинов Руслан РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариевтан коронавирус пандемиясе чорында волонтер булып эшләгән өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

1 Октябрь 2020

Translate