Author Archives: Rustam Abdullin

Казан ДАУ Гыйльми советы утырышы

2020 елның 01 сентябрендә Казан ДАУ Гыйльми советының утырышлар залында (төп бина) чираттагы утырышы булачак. Башлана 12:40 сәг – процедура мәсьәләләре                   13:00 сәг – утырыш Kөн тәртибе: Казан ДАУ коллективының 2019/2020 уку елының эш нәтиҗәләре һәм 2020/2021 уку елына бурычлар.  Конкурс эшләре. Төрлечә сораулар. Битлек кию режимын үтәвегезне сорыбыз.

31 Август 2020

ЯШЬ ГАЛИМНӘР ҺӘМ АСПИРАНТЛАР ӨЧЕН РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ПРЕЗИДЕНТЫ СТИПЕНДИЯСЕ АЛУГА КОНКУРС ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы 2021-2023 елларга Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь галимнәр һәм аспирантлар өчен Россия Федерациясе Президенты стипендиясе алучыларны конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итте. Конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар теркәү һәм чарага техник ярдәм күрсәтү яшь галимнәргә дәүләт ярдәме […]

31 Август 2020

Казан ДАУ Буа муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашты

2020 елның 28 августында урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Х.Г. Мусин һәм доцент А. Р. Мөхәммәтшина, «Урман эше» юнәлеше буенча магистр И. И. Хөснетдинов Буа муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнаштылар. Доцент Мөхәммәтшина А. Р. Казан ДАУ, Буа урманчылыгы һәм Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында төзелгән хезмәттәшлек һәм профориентация […]

31 Август 2020

Игътибар! Белдерү!

Хөрмәтле студентлар һәм укытучылар! 1 сентябрьдә Белем көнендә беренче курс студентлары өчен тантаналы линейка узачак. Ул һәр факультет һәм институт өчен аерым оештырылачак һәм түбәндәге адреслар буенча узачак: Агрономия факультеты – Ферма-2 ур., 53 йорт. Механикалаштыру һәм техник сервис институты – Р. Гәрәев ур., 62 йорт. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты — Р. Гәрәев ур., […]

29 Август 2020

Профессор-укытучылар составында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс

Ректорның 2020 елның 28 августындагы 200 нче номерлы боерыгы белән профессор-укытучылар составында түбәндәге вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс игълан итәргә: 1. Кафедра доценты: – физика һәм математика -1 – техносфера куркынычсызлыгы -1 2. Кафедраның өлкән укытучысы: – агробизнеста машиналар һәм җиһазлар -1 – машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау -1 Механикалаштыру һәм техник сервис Институтының Гыйльми советы 29.10.2020 елда […]

28 Август 2020

Вакантлы вазыйфалар биләүгә сайлаулар турында

Ректорның 2020 елның 28 августындагы 201 нче номерлы боерыгы нигезендә гомуминженерлык дисциплиналары кафедрасы мөдире вакантлы вазыйфасын биләүгә сайлаулар игълан ителде. Сайлауларда катнашу өчен гаризалар 2020 елның 28 сентябренә кадәр кабул ителә. Университетның Гыйльми Советы 2020 елның 28 сентябрендә түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 65 йорт.

28 Август 2020

Казан ДАУ «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексын ачуда катнашты

Татарстанның Лаеш районында «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Биосфера Фиш» комплексы елына 8 млн. данә чөгә балыгы җитештерүгә һәм Идел-Нократ төбәгенең балык запасларын яңадан җитештерүгә исәпләнгән. Чарада шулай ук Агробиотехнопарк һәм Казан ДАУ ландшафт дизайны Үзәге турында стенд мәгълүматы тәкъдим ителде. Ректор Вәлиев А.Р. Президент […]

28 Август 2020

Казан ДАУ авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары белән эшлекле киңәшмәдә катнашты

27 август көнне Балтач районының Шуда авылында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары белән эшлекле киңәшмә узды. АПКда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү буенча дәүләт программасының актуаль мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары белән идарә итүне камилләштерү буенча бурычлар һәм башкалар турында фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә Казан ДАУның икътисад Институты директоры М. М. […]

28 Август 2020

Актаныш районының Әнәк авылында Казан ДАУ тәмамлаган М. Ш. Шәймиевка бюст куелды

Бүген ТР Актаныш районының Әнәк авылында Казан ДАУ тәмамлаган, ТР Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев бюсты куелды, шулай ук «Бабайда кунакта» дип аталган парк ачылды. РФ законнары нигезендә совет традицияләрен торгызучы, Россия Хезмәт Герое исеме белән бүләкләнгән М.Ш. Шәймиевнең ватанында бюст куелды. Бу вакыйганы билгеләп үтәргә республиканың барлык җитәкчелеге, шул исәптән […]

26 Август 2020

Казан ДАУның «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионатының 8 тур матчы узды

Казан ДАУның «Тулпар» стадионында ир-атлар арасында регби буенча Россия чемпионатының 8 тур матчы узды. Матч «Стрела» (Казан) һәм «Булава» (Таганрог) командалары арасында булды. «Стрела» командасы 66:12 исәбе белән җиңү яулады. Матчта ТР җитәкчеләре – Премьер-министр Песошин Алексей Валерьевич, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы, ТР спорт министры Леонов Владимир Александрович, ТР буенча РФ […]

26 Август 2020

Translate