Яңалыклар

Казан ДАУ мөгаллимнәрен Казан шәһәре Мэрының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

7 февральдә Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр Советының хисап-сайлау җыелышы булды. Җыелыш кысаларында эксперт Советы әгъзаларын һәм аспирантларын Казан шәһәре мэры исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында университет җитәкчелеге һәм укытучылары: Җиһаншин Б.Г. – проректор, укыту-тәрбия эшләре буенча беренче проректор, Низамов Р. М. – фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор, […]

7 Февраль 2020

«Высшая проба» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы

29 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Казан ДАУ базасында «Высшая проба» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән, шулай ук башка төбәкләрдән: Екатеринбург, Ульяновск, Ижевск, Баранаул, Самара өлкәсе, Башкортостан Республикасы һ.б. 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашты.

7 Февраль 2020

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Яруллин Рафинат Самат улының Казан ДАУна визиты

2020 елның 7 февралендә Казан ДАУ танышу визиты белән химия фәннәре докторы, профессор, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин булды. Университет ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы кунакны югары уку йорты эшчәнлегенең төп төрләре белән таныштырды, партнерлар белән берлектә оештырылган укыту-демонстрацион сыйныфларны, лабораторияләрне, теплицаларны күрсәтте. Агроэкологик тикшеренүләр үзәге һәм укыту-демонстрация үзәге аеруча кызыксыну уятты. Казан ДАУның […]

7 Февраль 2020

Казан ДАУ делегациясенең Ульяновск дәүләт аграр университетына визиты

2020 елның 5 февралендә Казан ДАУ делегациясе Ульяновск дәүләт аграр университетында булдылар. Делегация составы: Хәмидуллин Наил Нурулла улы – инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор; Низамов Рөстәм Мингазиз улы – фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор; Сержанов Игорь Михайлович – агрономия факультеты деканы; Яхин Сергей Мирбатович – механикалаштыру һәм техник сервис Институты директоры; Низаметдинов […]

6 Февраль 2020

Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы эшли башлады

25 илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән килгән вәкилләр, Халыкара авыл яшьләре конгрессы эшендә катнашу өчен, Казанга килделәр. Татарстан башкаласына БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән егетләр һәм кызлар килде. Әйе, аларның телләре төрле, алар төрле дәүләтләрдә яши, […]

6 Февраль 2020

Казан ДАУда Фән көненә багышланган чаралар башланды

2020 елның 6 февралендә Казан ДАУда «Фән көненә» багышланган чаралар кысаларында «Агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә дисциплинарара хезмәттәшлек» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан деканнар, кафедра мөдирләре һәм директорлары агрономия факультетында һәм механикалаштыру һәм техник сервис Институтында оештырылган музейларны, укыту-демонстрацион классларны карадылар, агроэкологик тикшеренүләр Үзәге, Укыту-демонстрация классы эшчәнлеге белән таныштылар. Түгәрәк өстәл […]

6 Февраль 2020

МВА-Агробизнес халыкара программасы буенча чыгарылыш квалификация эшләрен яклау

2020 елның 28 гыйнварында Казан дәүләт аграр университетының утырышлар залында МВА-Агробизнес халыкара программасы тыңлаучыларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Анда икътисад фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Якупова Наилә Малик кызы җитәкчелегендәге комиссия катнашты. Кереш сүз белән техник фәннәр докторы, доцент Вәлиев Айрат Рәсим улы чыгыш ясады. Эшләрне яклау рус һәм инглиз телләрендә […]

6 Февраль 2020

«Кооператив идарәче» кооперативы башкарма директорларының экспресс-курсы

2020 елның 4 февралендә Казан ДАУның икътисад Институтында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә «Кооператив идарәче» кооперативының башкарма директорларының экспресс-курсы старт алды.

6 Февраль 2020

Казан ДАУ вәкилләре фәнни-методик семинарда катнаштылар

2020 елның 4 февралендә Казан кооператив институтында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Россия фәне көненә багышланган «Студентның фәнни дөньякүләм карашын формалаштыру» дигән фәнни-методик семинар узды. Семинарда Казан ДАУның фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Низамов Рөстәм Мингазиз улы, НИРС рәисе Сафиуллин Илнур Наил улы һәм Казан ДАУның яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат […]

6 Февраль 2020

ТатАгроЭкспо күргәзмәсенә килүчеләр өчен электрон теркәлү ачылды

12-14 февральдә Татарстанда агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак, анда Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының 300дән артык оешмасыннан һәм предприятиесеннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак. Кунаклар инде бүген үк сылтама буенча (по ссылке) теркәлергә һәм электрон билет алырга мөмкин. Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай). ТатАгроЭкспо агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл […]

5 Февраль 2020

Translate