25-29 февральдә Казан ДАУ бинасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре инженерлары өчен квалификация күтәрү курслары уңышлы узды. 50дән артык курс тыңлаучылар техниканы эксплуатацияләү үзенчәлекләре, энергиянең альтернатив чыганаклары һәм бөртеклеләрне җыйганда югалтуларны киметү юллары турында белделәр. Шулай ук үзйөрешле һәм асылмалы сиптергечләр җитештерү буенча заводка экскурсия үткәрелде. Курсларның оештырылуы һәм аларның эчтәлекле булуы заманча таләпләргә туры […]
29 Февраль 2020
25-27 февральдә Казан дәүләт медицина университетында «SciCraft — Kazan 2020» III фәнни һөнәр мәктәбе узды. Чарада Казан ДАУның яшь галимнәре, аспирантлары һәм магистрлары катнашты. Чарада фәнни мәкаләләр язу, фәнни мәкаләләрне чит ил чыганакларында публикацияләү, докладлар һәм презентацияләр әзерләү, фәндә инглиз теле буенча мастер-класслар һәм ачык чыгышлар өлкәсендә тренинглар үткәрү мәсьәләләре каралды. SciCraft лекцияләре һәм мастер-класслары […]
28 Февраль 2020
2020 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белгечләре коллективы, Казан ДАУда уза торган квалификация күтәрү кысаларында, республика авыл хуҗалыгы машина төзелеше предприятиесе «Казансельмаш» ҖЧҖ булдылар. Белгечләр җитештерү линейкасы һәм үзйөрешле һәм тагылма авыл хуҗалыгы сиптергечләрен җыю технологиясе белән таныштылар, җитештерү сынауларында катнаштылар.
27 Февраль 2020
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ – 2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. Чара 5-10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм дүрт юнәлеш буенча узачак: 1. Агрокоптерлар. 2. Агроботлар. 3. Галәм. 4. АгроМетео. Конкурс фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү Фонды тарафыннан, «АПК һәм балыкчылык буенча белем бирү […]
27 Февраль 2020
Казан ДАУның яшь галимнәре Сафиуллин Нияз һәм Климова Лилия сайлап алу этабын узып, «Фәннәр» фәнни журналистика мәктәбендә белем алалар. Спикерлар арасында: Григорий Тарасевич – «Кот Шредингера» фәнни-популяр журналына нигез салучы һәм баш мөхәррире; Станислав Дробышевский – антрополог, МДУ биология факультеты доценты, «Антропогенез» порталының фәнни мөхәррире; Илья Ферапонтов – № +1 фәнни-популяр басманың баш мөхәррире; Григорий […]
26 Февраль 2020
25 февральдә яшьләр эшләре буенча Комитетта Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды: Совет идарәсе әгъзаларын билгеләү турында. 2020 елга Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советының эш планын раслау турында. Совет әгъзалары арасында җаваплылык өлкәләрен бүлү турында. «Казанның иң яхшы яшь укытучысы -2020» конкурсын оештыру һәм үткәрү турында. […]
26 Февраль 2020
20 февральдә «Бадминтон үзәге» спорт комплексында ТР югары уку йортлары Спартакиадасы исәбенә ярышлар узды. Бадминтон буенча ярышларда югары уку йортларының икенче төркеменнән 5 команда катнашты. Казан ДАУ командасы 1 нче урынны алды. Казан ДАУ җыелма командасын һәм «физик тәрбия» кафедрасы доценты Хуҗина Г. К. җиңүләре белән котлыйбыз. Команда составы: Вәлиев Эмиль Оскар улы, Б371-04 Фәсхиев […]
25 Февраль 2020
22-23 февральдә «Тулпар» спорт комплексында каратэ буенча «Кекусинкай» Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Ачык Чемпионат узды. Аны Каратэ милли берлеге Кёкусин Кайкан оештыра. Ярышларның баш хөкемдары Сихан Илсур Фаздалов, НСКК Президенты, Россия Бранч-Чифы. Спортчылар Ката (формаль көрәш) һәм Кумитэ (ирекле көрәш) дисциплиналарында көч сынашты. Турнир кызыклы, динамик ярышлар белән сөендерде. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
25 Февраль 2020
Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! 23 февраль – үзенчәлекле бәйрәм. Анда бөек җиңүләр һәм сугышларның данлы тарихы, батырлык һәм намус, Ватанга мәхәббәт берләшкән. Без һәлак булган сугышчылар истәлеге алдында баш иябез, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәтебезне һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез, илебез чигеннән читтә бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә […]
22 Февраль 2020
20 февральдә Казан ДАУ базасында «Алдынгы технологияләр, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм продукциянең үзкыйммәтен киметү» темасына ел саен уздырыла торган укыту семинары башланды. Төрле компанияләр вәкилләре авыл хуҗалыгында яңа, заманча технологияләр турында сөйләделәр. Туфракны саклый торган игенчелек технологиясе, туфракны полосалы эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әйдәп баручы региональ компанияләр яңа җиһазлар, технологияләр, препаратлар тәкъдим иттеләр. Семинарда […]
21 Февраль 2020