Хөрмәтле ветераннар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Хезмәтегез, белемегез һәм Татарстан Республикасы АПКсын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез! Ректорат Ветераннар советы
2 October
https://kazgau.ru/wp-content/uploads/2020/10/prikaz-o-provedenii-zasedaniya-v-interaktivnom-rezhime.pdf ЭЦП
2 October
Россия аграр югары уку йортларының яшь галимнәр советы рәисләре Казан ДАУна экскурсия белән килделәр. Экскурсияне Казан ДАУның яшь галимнәр Советы Рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы үткәрде. Алар урман факультетының яңартылган бинасы белән таныштылар, уку-демонстрация үзәген карадылар. Аннары алар ландшафт дизайн үзәгендә булдылар, анда әле күптән түгел генә фестиваль узды һәм ташлар бакчасы эшли. Яшь галимнәр […]
1 October
«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча икътисад Институты студенты Шиһабеддинов Руслан РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариевтан коронавирус пандемиясе чорында волонтер булып эшләгән өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
1 October
Җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч, авитолог Данил Кузенков икътисад Институты “Дәүләт һәм муниципаль идарә” юнәлеше студентлары өчен социаль челтәрләрдә үсеш буенча мастер-класс үткәрде. Ул кешеләр сине җиңел тапсын һәм синең контентың белән кызыксына башласын өчен социаль челтәрләрне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты, файдалы киңәшләрен бирде. Шулай ук Данил дәүләт хезмәткәрләренең һәм сәясәтчеләрнең социаль челтәрләрен […]
1 October
2020 елның сентябрендә «Н.П.Огарев исемендәге милли тикшеренү мордва дәүләт университеты» ЮҺББ ФДБМУнең социология кафедрасы социологик сораштыру үткәрә. Максаты – хәзерге яшьләрнең үз илләренең үткәненә мөнәсәбәтен ачыклау. Студентларны түбәндәге сылтама буенча сораштыру узарга чакырабыз: https://forms.gle/QTQFozXdCi1U6F5XA Игътибар итегез, анкетада ачык сораулар бар, аларга компьютер яки клавиатуралы планшеттан җавап бирү җайлырак. Моннан тыш, тикшеренү Россиянең 30-40 шәһәрендә узачак, […]
30 September
27 сентябрьдә Казан ДАУнда авыл яшьләре укучылары арасында «АгроНТИ-2020» бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды. Өч көн дәвамында Казан ДАУның Укыту-демонстрация мәйданчыкларында, компьютер классларында һәм лабораторияләрендә түбәндәге юнәлешләр буенча интенсив эш алып барылды: 1. АгроКоптер. 2. АгроРобот. 3.АгроКосмос. 4. АгроМетео. ТР авыл мәктәпләре укучылары заманча технологик һәм техник инновацияләрнең киң спектры буенча үз компетенцияләрен күрсәттеләр. […]
30 September
2020 елның 28-30 сентябрендә Казан ДАУда «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУның яшь галимнәр Советы тарафыннан оештырылган «Россиянең импортны алыштыру һәм азык-төлек иминлеге проблемаларын чишүгә яшь галимнәрнең һәм фәнни-тикшеренү институтларының өлеше» темасына XVI Бөтенроссия яшьләр форумы уздырыла. Форумда Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы катнашты, ул яшь галимнәр алдында «Үсемлекчелек өчен яңа агробиотехнологияләр» дигән доклад белән чыгыш ясады. […]
29 September
26 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слеты тәмамланды. Слетны оештыручылар студентлар үз белем һәм тәҗрибәләре, кейслары, хаталары һәм авторлык инициативалары белән уртаклашырга мөмкинчелек биргән киңлек булдырдылар. Программада Россиянең төрле почмакларыннан килгән студентлар чакырылган спикерлар җитәкчелегендә тәҗрибә белән уртаклаштылар.
29 September
25 сентябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының V фестивале узды. Казан ДАУның «Физик тәрбия» кафедрасының өлкән укытучысы Ишмөхәммәтова Наилә Фәрит кызы җитәкчелегендә җыелма командасы актив катнашты. Сынау нәтиҗәләре буенча иң […]
29 September